Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03754-3



Скачать книгу

көнне Миңлегали белән Ташлытау базарына китте. Исәпләре – Ташлытау ашханәсендә җыештыручы булып эшләгән Миңлебикәне күреп сөйләшү иде. Бу юантык кына көләч кыз, ничектер беркөнне Ташлытау урамында очрап, Хәкимулла белән шаяртып сөйләшеп торды. Аннан соң Ташлытау кызлары элек-электән Кара Чыршы авылына убылып кына кияүгә чыгып баралар иде.

      Базар көнне ничек кенә булса да Миңлебикәне очратырга кирәк иде. Ләкин ничек тик торганда бер кызга: «Әйдә, минем хатын буласыңмы?» – дип әйтәсең. Монда бит зур кыюлык кирәк. Нишләргә?

      Андый чакта Миңлегали – мең кешегә биргесез егет.

      – Икебезгә бер ярты, – диде ул, чыбыркысын сиртмәдәге вика астына яшереп. – Аннан син күр дә мин күр. Синнән булмаса, үзем сөйләшәм.

      Ләкин базарда аракы табуы бик җиңел булып чыкмады. Базар кайный, дегет чиләгеннән башлап тимерле сандыкка кадәр алып килгәннәр – әмма аракы юк. Коры законны гамәлгә керткәннәр икән. Базарның урта бер җирендә зур фанерга ач яңаклы, таза беләкле кеше рәсемен ясап куйганнар. Ул күзләрен киң итеп ачкан да базардагы кешеләргә нәрсәдер әйтә сыман. Әһә, рәсемнең астында – аракы шешәсе. Теге кеше бармагы белән шуңа төрткән. Шунда ук зур хәрефләр белән язып куелган:

      «Аракы – летуннар, рвачлар дусты.

      Аракы – пролетариатның дошманы.

      Аракыга каршы көрәш – һәр кәсептәшләр союзы әгъзасының бурычы».

      Базар тулы спекулянтлар. Берәү җырлый-җырлый алма сата:

      Есть яблоки – алма бар,

      Кому надо яблоки?

      Таких яблок не найдёте,

      Весь город обойдёте.

      Икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата. Анысы да көйли:

      Спички есть – кому надо?

      Шырпы бар – кемгә кирәк?

      Бер почмакта билле толстовка, ак киез эшләпә кигән таза бер адәмне ике милиционер тоткан. Аларны халык чорнаган. Тегеннән-моннан ишетелгән сүзләрдән шул аңлашылды: Ташлытауның иң эре спекулянтларыннан берсе икән. Салган баштан, имеш, базарда җырлап узган:

      Колхоз тарала микән,

      Колхоз казала микән?

      Хәзер исә тырышып-тырышып милиционерларга аңлатып маташа.

      – Юк, – ди, – мин ничек андый сүз әйтим. Тем более ГПУ кешеләрен күрә торып. Мин әйттем: колхоз тары ала микән, колхоз каз ала микән, дидем. Шту сез, егетләр?

      Ташлытауның ат карагы, кызыл муенлы Заһри кем беләндер бәхәскә кергән. Ул кызып-кызып сөйли:

      – Менә безнең мөселман диненә чыкмый ул, мин сиңайтим… Беркөнне ат дуктыры Чтапанов белән бәхәсләштек. Менә, мин әйтәм, бәхәскә китсә, дим, мин ыштанымны чайкыйм да эчәм… Птамушто, безнең мөселман тәһарәтсез йөрми, дим…

      Заһри – кара чыршыларга таныш кеше, авыз күтәреп йөргән Хәкимулла белән Миңлегалине тиз таныды.

      – Зәмзәм суымы? – диде ул шыпырт тавыш белән. – Соң бит аны моннан эзлисе түгел. Ә-әнә кайда була ул…

      Заһри теге плакат янын күрсәтте. Чыннан да, егетләрнең шунда килүе булды – ике-өч кеше, күз кыскалап, куен кесәсеннән сургучлы шешә башларын күрсәтте.

      Миңлегали