Название | Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 |
---|---|
Автор произведения | Мухаммет Магдеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03754-3 |
Хисмәт кода судлашып йөрмәде
Бәхетеңне сыер сөзсә – көтү көткән акчаңны да ала алмассың, диләр. Өйләнүнең бәла-казасы Шәяхмәт агайның нигезеннән килә. Аларның өй бурасында әйләнмәле бер бүрәнә бар. Хәбирә карчыкның әйтүенчә, бөтен бәхетсезлекнең башы шуннан. Шәяхмәтнең беренче кат өйләнүе ундүртенче елда булды. Ләкин сугышның бу мәсьәләгә зыяны тимәде диярлек. Хикмәт анда булмады. Никахтан соң нәкъ кияү булып керәсе көнне генә кыздан хәбәр җибәрделәр: үлсәм үләм, Шәяхмәт бозауны куеныма кертмим дип, әтисенә елап тавыш чыгарган. Кызның әтисе, кияү төшерәсе көнне кара кайгыга батып, карт хәзерәт янына килде.
– Хәзерәт, кыз чыгымлап тора, нишлибез? – диде.
Карт хәзерәт кәҗә сакалын сыпырып аптырап калды. Соңгы елларда кызның ризалыгыннан башка никах укыган өчен бер-ике мулланың указы ычкынган иде. Бу мәсьәләне «Йолдыз» гәзите бик күзәтеп бара, аның һәр санында муллаларның кыңгыр эшләрен чеметкәләп торалар. Өйлә намазына дип тәһарәт яңарткан хәзерәт үзенең фамилиясен шул секундта «Йолдыз» битендә итеп күз алдына китерде. Алла сакласын, Алла сакласын…
Шәяхмәт урынына келәткә карт хәзерәт үзе керде. Келәт ишегенең аратасын тыкты да идәндәге түшәктә тәгәрәп елап яткан буй җиткән кыз янына утырды.
– Асыгыз, кисегез, мулла абзый җаным, яратмыйм шул уҗым бозавын, – дип, кыз калку күкрәкләрен калтыратып елады.
Хәзерәт ике ут арасында калды. Кыз, чыннан да, кызганыч иде. Икенче яктан караганда – ак келәт, ап-ак җәймә җәелгән йомшак урын, Шәяхмәт тә – төскә-биткә ярыйсы гына егет. Йә, нәрсә була инде киреләнмәсә?
– Минем хакка гына, – диде хәзерәт, кызның кул аркасын сыйпап. – Әйе, минем хакка гына. Әгәр син хәзер киреләнсәң – мине харап итәсең. Никах укыган өчен мине указсыз калдыралар. Балаларым күп, үзем карт. Минем хакка гына… Бер дә булмаса, ике-өч атнадан аерылырсыз. Зинһар, дип әйтәм…
Хәзрәт әйткәнчә, ике атнадан Шәяхмәтнең хатыны аерылып китте. Йортка килен кирәк иде, аннан соң чын җылы түшәкнең дә нәрсә икәнен беләсе килә иде, егет икенче хатын алу турында исәп йөртә башлады. Юаштан юан чыгар, диләр. Сугышка китәр алдыннан Шәяхмәт күрше авылдан ире хәбәрсез югалган солдатканы ияртте дә кайтты. Бу юлы инде кияүләп йөрисе түгел иде – хәзерәтне чәйгә алып киләсе дә күз алдында никах кына укытасы.
Хәзрәт, бик кәефләнеп көйли-көйли, тәһарәткә әзерләнеп йөри иде.
Даре дөнья хуптыр, әмма
Ахры – мәүте улмаса,
Даре гокба хуштыр, әмма
Шиддәте нар улмаса…1
Шулвакыт аны никах мәҗлесенә чакырдылар.
Ит исе чыккан тәбәнәк өйгә килеп кергәч, хәзерәтнең күзе чыбылдык артындарак посып бәлеш майлап йөргән яшь киленгә төште. Һай, бу Шәяхмәт! Йөр син аны юаш дип! Нинди сылу, яшь солдатканы эләктергән бит! Яшь киленнең тәнендәге куәт, дәрт ике-өч адымнан сизелеп тора иде. Менә бәхетле бу Шәяхмәт… Ләкин авызыңа керергә язмаган ризык булса, юк инде. Аркан белән тартсаң да керми.
– Иреңнең үлгәнлегенә белешмәң бармы? – диде хәзерәт, кулларын кызыл башлы сөлгегә сөртеп. Моны башта әһәмиятсез сорау дип белделәр. Үлгәнлеккә хәбәр юк иде… Хәзерәт чөйдәге бишмәтенә үрелде. – Һичничек булдыра алмыйм, җәмәгать, – диде ул, авызын ачып катып калган Шәяхмәткә һәм карт-карчыкка карап. – Әйе, булдыра алмыйм. Аның өчен мөфти хәзерәтләренең фәтвасы бар, ире сугышта үлгәнлеккә белешмәсе булмаган хатыннарга никах укымаска. Әнә бүген генә гәзиттә күрдем: Бөре өязендә бер мулланың шуның аркасында указы ычкынган. Мине дә кызганыгыз: үзем карт, алты кызым бар. Указсыз мин нишлим? Ә? Ире исән-сау кайтып минем өстән мәхкәмәгә шикаять бирсә, мин нишлим? Алла, берүк, үзе сакласын…
Чыбылдык артыннан мышык-мышык елаган тавыш ишетелде. Яшь хатын да, Шәяхмәт тә кызганыч булып тоелдылар. Ләкин нихәл итмәк кирәк?
…Еллар үтеп, заманалар үзгәреп, соңгы хатыныннан бер-бер артлы ике бала тугач та, Шәяхмәт:
– Ну, хәзерәт, шулкадәр күңелем кергән иде теге солдаткага, бер генә кич булса да рөхсәт итмәдең, – дип, берничә тапкыр карт муллага чын-чыннан үпкә сүзен белдерде.
Өйләнү хикмәтләре нәсел буенча шулай дәвам итәр дип кем уйлаган? Хәкимулла тыныч вакытта, яңа заманда өйләнде, мулланың инде кирәге юк иде, шулай да шау-шулы булды, борчулы булды.
Мокыт кына егет иде өйләнгәнче, зерә генә бер-ике әкәмәт ясап ташлады. Утыз бишенче елның кышы килде – ел авыр иде. Районда икмәк начар булды, халык иписез калды. Кешеләр Ташлытаудагы крахмал заводыннан бәрәңге бардасы ташыдылар. Район оешканнан бирле анда РИК рәисе булып эшләгән Сәмигуллин шул елны гына озак авырудан соң дөнья куйды. Район гәзитендә аның рәсемен, кара рамкалар эченә алып, беренче биткә бастылар. Усал телләр колхозның икмәксез калуын шуңа бәйләп, теш ыржайтып көлделәр. Имеш, Сәмигуллин үләр алдыннан аның урынбасары, больницага кереп:
– Синнән башка нишләрбез, иптәш Сәмигуллин? – дип борчылып киңәш сораган.
Тегесе, имеш:
– Бу елга түзегез, бар да булыр, – дигән. Аның урынына калган урынбасар, имеш, шуны «барда булыр» дип аңлаган… Бераздан атлар кырыла башлады.
1
Дөнья йорты, әгәр аның ахыры үлем булмаса, бик әйбәт; ахирәт тә, әгәр анда куәтле ут булмаса, әйбәт…