Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03758-7



Скачать книгу

тотмый уза алучы, әтисе белән печән чабарга урманга кергәндә, чалбарының арт кесәсенә (авыл халкы: аһ! чалбарының артында кесә бар!) блокнот белән авторучка (үзе яза торган!) кыстырып йөрүче, авылга кайтканда бер кулына чемодан, икенче кулына китап тотып, әкрен генә атлап, укый-укый урамга килеп керә торган, ә кайвакыт, әйберләрен салып кайтырга ат туры килгәндә, авылның йомшак хәтфә чирәмле тыкрыгына кул-аяк белән тәгәрмәч ясап, гәүдәне мәтәлдереп кайтып кереп халыкны шаккатыра торган Гадел пүчтәк нәрсәгә әйләнде дә калды. Авылда трактор һәм Кәшфи генә бар иде. Трактор эшли иде. Трактор – вакыйга иде. Трактор хәтта эшләмәгәндә дә вакыйга иде. Андый көннәр дә булды. Мәсәлән, беркөнне. Трактор ындыр артында гына сүнде дә туктады. Кәшфи сменасы иде. Сүнгән трактор янына халык җыелды. Кәшфи үзенең ярдәмчесе белән, майга батып, тегесен сүтеп карады, монысын сүтте. Колхоз председателе тыз-быз килде, нервланды, сугу вакыты иде, тракторны молотилкага көйләү өчен кырдан әвеслеккә күчерү моменты иде. Кәшфи дәшмәде, көне буе актарынды. Халык та таралмады. Үч иткәндәй, әбәткә дә кайтмыйча көтеп утыручылар булды. Габделбарый агай кызыл ашъяулык белән төргән бер савыт аш та алып килеп карады, әмма Кәшфи эндәшмәде. Кызыл ашъяулыкны майлы кулы белән этеп кенә җибәрде. Председатель, кибеткә барып, «Пушки» дигән иң кыйммәтле папирос алып килде. Кәшфигә тәкъдим итеп карады, әмма Кәшфи аны да майлы кулы белән читкә этәрде.

      …Көтү кайтыр алдыннан гына «НАТИ» төчкереп җибәрде, Кәшфи йөгеренде: тракторның бер алдына, биш артына төште. «НАТИ» аның саен ышанычлырак гөрелди иде. Габделбарый агай йөгереп килеп җитте: кулында һаман теге ашъяулыкка төрелгән савыт белән аш иде. Кәшфи, йөгереп йөрешли, елмаеп, әтисенең ашъяулыгын кире какты һәм, председатель янына барып, «Пушки» пачкасыннан берне алды. Әтисе барында Кәшфинең мондый хәрәкәте әлегә беренче тапкыры иде… Әмма әтисе бәхетле иде.

      «НАТИ» өстенә менеп атлангач, Кәшфи кечкенә генә нотык тотты:

      – Менә кырык ат көчле шушы машина бүген көне буе тик торды. Ни өченме дисез? Аның өчен чөнки, машина ул бик нәзберек. Сез карамагыз, шту ул кара майлы тимердән тора дип. И һәм авыр, тупас дип. Ул, аның өчен чөнки, гел кеше организмы кебек. Менә аның карбюратырыннан ягулык килә торган каналы бар. Диаметры бер миллиметр. И һәм шунда бер арпа кылчыгы кергән. Ничәмә-ничә тонна авырлыгындагы, кырык ат көчле шушы куәт иясен әнә шул бер кылчык көне буе эшләтмичә тотып торды. Аның өчен чөнки, кеше организмы да шулай: күзеңә арпа кылчыгы керсен әле. Эшчеме син? Синнән ул көнне тулык бармы?

      Кәшфи ул кичне, шәһәр алган полководец ролендә, капка төбендә чыгыш ясады:

      – Шул арпа кылчыгын тапмасаммы? Һи-и-и… Ничә ат көче ул, белдегезме? Тракторның холкы – нәкъ кеше холкы. Әнә Мәтәскә Гаптери. Быел «ХТЗ»да эшли. Подшипникларын каты тарткан. Белем җитмәгән. Кабыза алмый. Алдан әйләндергән вакытта, руль кирегә сугып нишләтте? Сул кулын шартлатып сындырды. Главный инженер әйтә: подшипникларын шулкадәр каты тарттырган, ди, әгәр кулына тимичә, башына суккан булса, малаеңа ясин укытасы булыр иде, ди. Аның өчен чөнки, тракторны