Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03759-4



Скачать книгу

инде: тайгада менә болай, чүлдә менә тегеләй, диңгездә прилив һәм отлив була, джунглиларда шундый куелык, ди.

      Юк, укытучы буласы кешегә, һич югы, үзебезнең ил буенча бер тапкыр экскурсия оештырырга кирәк. Джунгли ук күрмәс ул безнең илдә, әмма күргән хәтлесе дә аз булмас.

      Шулай дөнья күрәсе килеп, зур дәрт белән чыгып киттем. Зур дәрт белән Татвоенкомат сәндерәләрендә кундым, күңел гел ашкына иде. Ике кич кунгач, стройга тезеп, вокзалга алып бардылар да товар вагоннарына тараттылар. Безнең команданы алырга килгән өлкән лейтенант белән беренче статьялы старшина юньле булып чыктылар – бер генә дә кырыс сүз әйтмәделәр. Хәер, без үзебез дә юньле: сугыш вакытында тезләнеп йөк тарткан, борын белән җир сөргән малайлар. Татары да, урысы да. Беренче төнне үк мин, тарих факультетының читтән торып укучы студенты, бүгенге кешеләрнең яшәү рәвеше тарихын өйрәнә башладым. Без Ганнибал походларын, Александр Македонский империясен, Япониядә Мэйдзи революциясен һәм лейтенант Шмидтны беләбез. Ә үзебезне, әйләнә-тирәбезне белмибез. Бу – безнең бәлабез.

      Шулай, беренче вагон төне җитте, өлкән лейтенант дневальный билгеләде, ул малай, теләсә каян утын юнәтеп, буржуйкага ягарга тиеш иде. Кайсыдыр станциядә буфеттан аракы алып кереп, акчалы малайлар шәп кенә төшереп алдылар. Акча миндә дә бар иде, ләкин беренче төн әле миңа эчемлексез дә кызык иде.

      Вагонның теге башында бер татар малае холыксызланды. Ыгы-зыгы килә, сүгенә, елый. Русча әйбәт сөйләшә, сүгенүе дә чиста гына. Танып алдым: Шәмәрдән станциясе малае, исеме – Солтан. Кичтән үк сизелгән иде: бездән, авыл малайларыннан, татарлардан, үзен өстен куебрак сөйләшкән, үзен «урысрак» итеп күрсәтергә теләгән иде ул. Хәзер шуны көч белән исбатламакчы һәм елый-елый татарларны сүгә:

      – Вы, суки, резаные! Резаные! – дип, ул бер-ике сәгать буталып, елап йөрде.

      Бу сүзне минем беренче ишетүем иде, грамоталырак бер малай аңлатты: сөннәткә утыртылган дигән сүз икән, һәм урыслар безне шулай мыскыл итәләр икән: «ре`заный». Солтан, шулай итеп, урыслар алдында үзен «мин татар түгел, мин сезнең кебек» дип күрсәтергә теләгән. Бу – минем өчен иң зур сабакларның беренчесе иде. Чөнки бу киләчәк тормышымда очраган зур-зур хәлләрнең ачкычы булды. Бу – безнең халкыбызның милли горурлыктан мәхрүм калганлыгын раслаучы бер мисал булды. Соңыннан бу күренеш белән мин гомер буе очраштым: татарлар милли горурлык урынына үзләрендә милли хурлык хисе булдырганнар. Алар үз теләкләре белән милли исемнән, милли гадәттән баш тартканнар. Алар паспортларына Гизатулин, Нацибулин дип яздыралар. Хәтта Богоудинов та бар. Безнең Нәсимәләребез – Сима, Фәнияләребез – Феня, Рокыяларыбыз – Рита, Зәйнәбләребез – Зоя. Без, урыс төсле буласыбыз килеп, дуңгыз салосы ашыйбыз, без сездән ким түгел дип, мәҗлесләрдә үзебез башлап «Стенька Разин»ны җырлыйбыз. Безнең миләребез катып калган, Стеньканың юлбасар икәнен без уйлап та карамыйбыз, авыз җәеп, аның гөнаһсыз бер мөселман кызын исерек баштан елгага ыргытуын акырып җырлыйбыз. «Мә сиңа конфет, тик минем белән уйна гына». Менә без – шул. Рәхмәт сиңа, Шәмәрдән станциясенең