Название | Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 |
---|---|
Автор произведения | Мухаммет Магдеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03761-7 |
Кинәт… Кинәт Рәкәкә җир селкетеп кешнәп җибәрде. Аңа кушылып берсе, икенчесе, өченчесе… Хәмитулланың йөрәге аска төшеп китте: монда урман якын, әллә, әкиятләрдә сөйләгәнчә, бастырык юанлыгы бер елан чыгып Рәкәкәне чактымы? Хәмитулла аны-моны аңлаганчы, бу гарасатка үзәк өзгеч бер тавыш кушылды:
– Ми-һи-һи-и-и-и-и!
Бу сары бия колынының тавышы иде. Әйе, утарда күпме генә матавыкланмасыннар, сары биянең колынын аерып калдыра алмады алар. Шул арада атларның соры күләгәләреннән зур бер дулкын туды, алар гәүдәләрен кинәт борып кирегә ыргыттылар һәм, әллә ниткән тавыш чыгарып, бер күчкә өелделәр: янбаш, авыз-теш, тояк бәрелгән тавышлар чыкты, һәм ниндидер мизгелдә атлар бер түгәрәк тоташ болыт булдылар да шым калдылар. Барысы да берөзлексез пошкыралар һәм җир селкетеп мышныйлар-сулыйлар иде. Дөньяны кинәт кенә ат тире исе басты, бу кайнар, төче ис куе болытны тараткан сыман булды. Куркыныч тынлык урнашты. Ләкин озакка түгел, атлар яңадан пошкырыштылар, һәм сары биянең колыны тагын миһелдәп алды. Аның тавышы бик ерактан – салам эскерте астыннан чыккан сыман иде, Хәмитулла аңлады: колынны уртага кысканнар. Шул арада тагын нәрсәдер булды, ниндидер кечерәк ат, күчтән аерылып, күләгә булып выжылдап, Хәмитулла яныннан узды, томан эчендә аның арт санын бик нык сикертеп чапканын чамаларга мөмкин иде. Әмма күләгә бер читкә китеп чүмәләдәй тынып калуга, Хәмитулланың йөрәге өшеп китте: теге чүмәләчекнең күзләре ут булып яна иде. Атлар яңадан шаңгырдашып бер-берсенең янбашларына бәрештеләр, аяк алыштырдылар, дерелдәштеләр. Хәмитулла, үзен үзе белешмәстән, атлар арасына ташланды һәм куркуыннан, ике атның корсагын этә-этә, түгәрәк эченә шуышып керде. Керсә, бәләкәч колын шунда икән. Атларның борын тишекләреннән пар бәрә, берөзлексез пошкырыналар.