Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03764-8



Скачать книгу

Мәсәлән, псевдоним белән басылган бер әсәр турында матбугатта тискәре бәя яки фельетон күренә. Автор исә моңа җавап бирергә мәҗбүр була. Җавабында инде ул псевдоним түгел, ә чын исем-фамилиясен куя. Чөнки автор үзенең абруен сакларга кирәк булганда инде оппонентына чын исем-фамилиясен куеп җавап бирүне отышлы саный.

      Ләкин газета-журналлар үз авторларының псевдонимнарын бик сирәк ачкан. Баштарак кайбер «саксызлыклар» очраса да (мәсәлән, «Йолдыз» газетасы, 1906 елгы 70 нче санында бер авторны ача, газетаның язышучыларын «Җим-нун»ның Җарулла Насиб икәнлеген әйтә), ахырга таба авторларын сак астына ала. «Йолдыз» үзенең меңенче санын бәйрәм иткәндә әсәрләре, мәкаләләре, хатлары басылган авторларның исемлеген бирә. Ләкин исемлектә Г. Ибраһимов аерым, Габди аерым, Һ. Максуди белән Хәерби дә аерым биреләләр… Бу – авторларның хокукын саклауга бер мисал. «Йолдыз»ның 1911 ел, 706 нчы санында М. Укмасыйның «Интикад» исемле мәкаләсе басылган. Анда болай диелгән: «…татар дөньясында тәнкыйтьчеләремез сирәк-мирәк кенә ялтырый башладылар… «Имгәк» имзалы Галиәсгар Камал җәнаплары…» Редакция исә мәкаләнең ахырына болай дип өсти: «Имгәк» – Г. Камал имзасы түгел». Ләкин псевдонимның кемнеке булуын ачмый.

      «Йолдыз»да «Тимербай» псевдонимы белән «Сәйранга чыгу» исемендә бер фельетон басылган. Анда «Фәтхулла хәзрәт» повесте тәнкыйть ителә һәм Ташмөхәммәтнең «Яңа бистәдә, Малый Симбирский урамда» яшәүче автор икәнлеге әйтелә24. Ташмөхәммәт исә, «Йолдыз» идарәсенә хат язып, псевдонимга расшифровка ясауга протест белдерә: «Псевдонимнарга ияләрен танытырлык тәгърифләр гыйлавә итү матбугат әдәбеннән хариҗ; Тимербай әфәнде булса, Ташмөхәммәтнең адресын да укучыларга гарыз итә»25.

      Псевдонимнарны ачуда мемуар әдәбиятыннан файдалы мәгълүмат алып була. М. Гали үзенең бер истәлегендә татар әдәбиятына кагылышлы ике псевдонимны ача. Редакциягә килеп кергәч, аны Г. Камал болай дип каршы алган:

      «– Мәшһүр Әүхәди шушымыни инде ул? Кил, алай булса, танышыйк үзең белән, мин үзем дә мәшһүр «Ишан Гали» булам, – дип көлеп кулын бирде…»26.

      Язучының псевдоним алуы нәрсәгә нигезләнгән? Моның татар әдәбияты һәм публицистикасы өчен характерлы үзенчәлекләре бармы? Хәзер шул сорауга җавап биреп карыйк.

      Җитди матбугат органнарында баштарак псевдоним сирәк күренә. Кем нәрсә язса, үз исемен куеп бастыра. Ләкин тора-бара матбугат органнары авторларга карата талымчанлык күрсәтә башлыйлар. Газета-журналларның соңгы полосаларында җаваплар бүлеге ачыла. Анда «язган нәрсәгез басылырлык түгел» яки «шигырь язуыгызны ташлагыз» дип тә җавап урнаштыралар. Редакцияләр белән корреспондентлар арасында полемика башлана. Язучы-хәбәрчеләр челтәре киңәйгән саен редакциягә яраксыз материал да күбрәк килә. Конкурентлар арасында югалып калмас өчен стабильләшкән газета-журналлар үз тирәләренә әдипләрне тартырга тырышалар. Шулай итеп, һәр газета-журнал тирәсендә ныклап эшли, көндәлек-айлык санны әзерләп бара торган җиде-сигез



<p>24</p>

Йолдыз. – 1910. – № 516.

<p>25</p>

Шунда ук. – № 518. Сүзлек: тәгъриф – белдерү, гыйлавә – өстәмә, хариҗ – тыш, тышкы, гарыз итү – алга китереп кую. – М. М.

<p>26</p>

М. Гали. Сайланма әсәрләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1964. – 314 б.