Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Читать онлайн.
Название Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт
Автор произведения Разиль Валеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2015
isbn 978-5-298-02888-2



Скачать книгу

вакытлары юкмы? Аның өйгә язганына шактый вакыт булды бит инде. Ниләр язган иде соң әле ул? Гадәттәгечә: «Исәнмесез, минем өчен иң кадерле булган әнкәй, әткәй, Әнфисә, Азат! – дип башлаган иде. – Солдат сәламе белән сезгә гвардия рядовое Рифкать Миргазизов яза.

      Мин яхшы гына яшим, дигәч тә, сез минем ничек яшәгәнне күз алдына да китерә алмыйсыз. Өйдәгечә иркенләп ятулар, нәрсә теләсәң, шуны ашаулар, кая теләсәң, шунда барулар турында хыяллана да алмыйсың хәзер. Һәрнәрсә режим буенча, һәрнәрсә приказ белән эшләнә монда. Ләкин сез анда исән-имин яшәсен өчен, илебез тынычлыгы өчен хезмәт итүеңне уйлыйсың да, күңелең горурлык хисе белән тула. Җир җимертеп яшәр көннәр алда әле. Тормыш башлана гына безнең. Моңа кадәр күп нәрсәне аңламаганмын икән. Иң беренче тапкыр самолёттан сикергәндә генә дөньяның нинди матур икәнен күрдем, яшәү мәгънәсен аңлый башладым бугай. Шулчак бөтен кешеләргә ишетелерлек итеп: «Яшисе килә!» – дип кычкырырдай булдым.

      Ярый, мин артык нечкә күңеллеләнеп киттем, ахрысы. Шулай да бераз солдат тормышы турында да язып үтәм. Кичә безнең монда бәйрәм булды. 800 метр биеклектән тагын парашюттан сикердек. Самолёттан сикерүгә күңел шатлык белән тулды, боҗраны тарткан идем, парашют ачылды да китте. Җиргә төшкәч, парашютны төрдек тә җыелу урынына киттек. Парашютлар бик шәп безнең, күрсәгез шаккатыр идегез.

      Безнең ротада Татарстаннан биш кеше. Димәк, сагынган чакта күңел юатырга якташлар бар. Бөтенесе әйбәт, тик менә вакыт кына җитми. Күптән түгел өч километрга кросс белән йөгердек. Полкта дүртенче урынны алдым. Беренче өч урынны алганнар отпускка өйгә кайтып киттеләр. Әмин биш секундка калыштым. Ярар, барысы да алда әле.

      Тәмәкене ташладым. Бөтен көчне спортка бирәм. Десант гаскәрләре иң яхшы, үрнәк гаскәр бит ул. Десантник булу бик җиңел түгел икән. Җиде кат тирләр чыга. Хат язарга да вакыт тими. Менә бу хатны өченче көн язам инде. Тиздән бездә бик җитди хәрби өйрәнүләр була. Шуңа әзерләнәбез.

      Хәзер әле мин «салага» гына, бер елдан «фазан» булам, ә аннары – «дембель». Шулай хыялланып ятам.

      Ярый, сау булыгыз! Барысына, барысына миннән күп сәлам тапшырыгыз.

      Рифкать».

      Ул хат азагында ясаган рәсемен күз алдына китереп көлемсерәде. Үзен киң җилкәле, кабарып торган мускуллы итеп ясаган иде. Башта – кырын салган берет, авыз ерык. Көлкеле рәсемнәр ясарга ярата ул. Мәктәптә дә стена газетасын ул бизәде, частьта да гел ул ясый иде. Аның рәсемнәрен карагач, шаркылдап көләләр иде. Хәзер көлкеле рәсемнәр ясый алмас инде.

      Хәзер аның елмаясы да, көләсе дә килми. Узар микән бу? Аның да күңеле күтәрелер микән? Моңа кадәр гомере уен-көлке белән генә үткән икән… Гитара, магнитофон, дуслар, шаяру, көлешү. Бер урынга утырып, озаклап уйланган чаклары да сирәк иде. Һаман вакыт җитмәде. Гомер буе сау-сәламәт булыр, шулай уйнап-көлеп кенә яшәр кебек иде. Карасаң… Хәзер аның кемгә кирәге булыр икән? Галиягәме? Әлфиягәме? Соңгы арада хатлары да юк. Больницадан чыккач, бик озын итеп, бөтенесен-бөтенесен әйтеп хат язарга кирәк. «Һе-е, – диде ул, үз уйларыннан үзе көлеп. – Кулсыз язарсың инде хат. Нинди хат ди әле ул? Кулсыз солдат була димени? Терелү белән кайтарып җибәрәләр