Название | Саумы, Кояш! |
---|---|
Автор произведения | Махмут Хасанов |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2014 |
isbn | 978-5-298-02671-0 |
– Кирәкмәс!.. Акчагыз үзегезгә булсын… Аның сәламәтлеген хәзер инде акча белән генә кайтарып булмас, – дип, арбада утырган иренә күрсәтте.
Байның акча тоткан кулы һавада асылынып калды.
Хатын, тәртәләргә чатырдап ябышып, кузгалып китмәкче булды. Әмма көпчәкләр ишегалдына түшәлгән таш арасына төшеп утыргангамы, арба кымшанмады да. Менә ул ачу белән тагын да алгарак иелә төште һәм, ниһаять, арбаны көч-хәл белән урыныннан йолкып алды. Кузгалып китте. Балалар да аңа иярделәр.
Кылый Хәмит, зур изгелек кылган сыман, йөгереп килеп, олы капканы шыр ачып куйды.
Капкадан чыктылар. Хатын бер мәлгә, кая барырга инде дигән сыман, як-ягына каранып торды. Аннары кисәк кенә уңга борылды да калага таба юл тотты…
Шунда Асылхан бай янына Хәмит йөгереп килде.
– Хуҗа… Миннән алырлар… Бирегез, мин генә биреп килим, – диде дә, бай кулындагы ун сумлыкны алып, тегеләр артыннан йөгерде.
…Бераздан, байбикә белән сөйләшкәч һәм торасы өйне дә күреп чыккач, Сабирҗан хатыны белән кызын кайтарып җибәрде.
Ир белән хатын тиз генә аерылып китә алмадылар. Елаганга охшап күзләре ялкынсынган, йөзләре агарып киткән Миңлегөлнең әйтер сүзе булган икән:
– Теләсәң нәрсә әйт, сиңа әйтәм, җаным тулы хафа, күңелем тулы шөбһә. Бу йорт безнең өчен дә җәһәннәмгә әверелмәсме икән, дим? Эх, әтисе! Бер дә күңелләрем тартмый бит. Кеше түгелдер ул… Бер дә якты көн күрсәтә торганга охшамаган… Аннары теге кылый шайтанын гына күр инде. Күз карашына игътибар иттеңме икән, нинди котсыз-шөкәтсезлек… Иман заты юк бит! Хатыны, бичаракай, минем ахирием иде. Елмаюы да елмаю түгел бит, йөзенә ябыштырылган битлек сыман… Каты өрәкле кеше булып, Гөлбануны куркытмаган булса ярар иде инде, мөртәт! Сыңар күзе белән, котларны алырлык итеп, үтәли тишкәндәй итеп карый, җүнсез!.. Кара эчлелек, хөсетлек, зәһәрлек йөзенә чыккан мөртәтнең… Эх, әтисе! Күпкә түзгәнне азга калгач түзәр идек әле… Икебез ике яктан эшләрлегебез бар чакта, ачтан үлмәс идек. Куышы да табылыр иде. Барыннан да бигрәк тынычлык кирәк! Җан тынычлыгы – ярты гомер.
Сабирҗан дәшмәде. Бу минутта аның да күңеле борчулы һәм таркау иде.
– Ярар, әнисе! Ул кадәр көяләнмә әле син… – диде ул, сүзне түгәрәкләп. Үзе Хәмит янында калды. Әйткән вәгъдәсен үтәр өчен, аннан-моннан акча юнәтеп, бер шешә кызылбаш та алып килгән иде ул.
Зур капка ябылып бастырыклангач, ишегалды тынып калды. Хәмит Сабирҗанны лапас эченә алып керде. Балта остасы кораллары, тагын әллә никадәрле шурум-бурум тутырылган зур шкафтан ике чокыр, зур гына телем икмәк һәм бер-ике калҗа салкын ит чыгарды.
– Хәзер чак кына кәефләнеп алсак та ярар… – диде ул, ятак янындагы озын эскәмия өстенә әйберләрен урнаштырып.
Инде шактый караңгы булуга да карамастан, Хәмит, тамчысын да түкмичә, чокырларны күздәй тутырып та куйды.
– Әйдә, кабып куйыйк булмаса…
Исәнлеккә-саулыкка дип, чәкешкәндәй иттеләр дә күтәрделәр.
Сабирҗан аракының тәмен тапмады. Гомумән, кәефе юк иде аның. Баягы яман күренеш һаман да күз алдыннан китми. Сырхау ир