Название | Тургай. Сайрар чак |
---|---|
Автор произведения | Фоат Садриев |
Жанр | Книги для детей: прочее |
Серия | |
Издательство | Книги для детей: прочее |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-04138-6 |
Энҗе дә теге көнне язган әкиятен укыды. Шунда сыйныфташлары алып килгән язмаларга урын да билгеләргә тотындылар. Күбесе бертавыштан иң яхшы әкият Энҗенеке, аңа беренче урын, дигән фикергә килделәр. Исламның әкиятенә икенче урын, диделәр. Өченче урынны озын шигыре өчен Айсылуга бирделәр. Шулчак Энҗе сикереп торды:
– Дөрес түгел бу! – диде, кып-кызыл булып.
– Әллә сиңа Гран-при кирәкме? – диде Риф.
– Минем әкиятемне Ислам язды, беренче урын аңа тиеш, – диде Энҗе.
– Ай-яй, хәйләкәр син! – диде Фаил, көлә-көлә. – Нигә укый башлаганда ук әйтмәдең соң? Әгәр беренче димәсәк, эндәшәсе түгел идең бит син. Хәзер Исламнан ояласың.
– Йәгез әле, яңа әкият уйлап чыгармагыз, – диде Ислам. – Әкиятне син бит үзең уйлап чыгардың, Энҗе. Мин сораулар биргәләп, ярдәм генә итеп тордым.
Энҗе аңа каршы төште:
– Юк инде, юк! Син булмасаң, мин аны яза алмый идем.
– Үз өлешеңне киметмә, – диде Ислам. – Син башладың, син тәмамладың. Бик күп урыннарын син уйлап таптың. Әкият синеке.
Бүлмәдә шау-шу көчәйде. Суфия апа аларны тынычландырырга ашыкты:
– Дусларым, без бит ярыш оештырмадык. Мин барысын да сезнең ирегегезгә куйдым – кем яза ала, шул язсын, дидем. Иҗади әсәрләргә бәя бирү – бик четерекле, бәхәсле нәрсә ул. Миңа да, сезгә дә урын кирәкми. Язгансыз, рәхмәт, булдыргансыз. – Аннары ул, Энҗегә мөрәҗәгать итеп, болай диде: – Ә сиңа, Яруллина, борчылырга кирәкми. Әкиятегезне Нуруллин белән бергәләп уйлап чыгаргансыз икән, бу искиткеч әйбәт. Бу иҗади дуслык дип атала. Ни генә эшләсәк тә, без һаман дуслыкка әйләнеп кайтабыз. Дуслык ул – безнең күңелләребезнең янәшә торуы, бер-беребезгә җылылык бөркүе. Ничек рәхәт шулай булганда. Әти-әниләрегезнең, әби-бабайларыгызның, башка туганнарыгызның шундый җылысын сез һәр көн тоеп яшисез. Менә безнең дуслыгыбыз да киләчәктә шундый бөек, илаһи сөю белән