Үзем белән очрашу. Ленар Шаех

Читать онлайн.
Название Үзем белән очрашу
Автор произведения Ленар Шаех
Жанр Публицистика: прочее
Серия
Издательство Публицистика: прочее
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03566-8



Скачать книгу

алып барырга туры килде. Моның нечкәлекләренә артык тукталмыйча, минем шуны гына әйтәсем килә: 90 нчы еллардагы тарихи вакыйгалар татарларның үзаңын үстерергә нык ярдәм итте. Ә бу бер дә җиңел нәрсә түгел, моның өчен кешедә үз-үзенә ышаныч, үз-үзенә ихтирам тудырырга һәм халыкның тарихта тоткан урынын аңлар өчен шартлар булдырырга кирәк иде.

      Сезнең буын, бәхеткә каршы, совет заманындагы кайбер хәлләрне белми, әлбәттә. Бар иде шундый заманнар: Казанда трамвайда, автобуста, урамда шәһәр кешеләре татарча сөйләшергә шикләнә иде, ул гына да түгел, кемнәрдер үзенең татар икәнен яшерә иде хәтта. Тик бу очракта беркемне дә гаепләп булмый. Вазгыять шундый иде. Үзебезнең Казанда бердәнбер тулы булмаган татар мәктәбе калды. Мәктәп дәреслекләренә үк «татар-монгол изүе» дигән төшенчә кертеп, башка халыкларда кечкенәдән үк татарга карата нәфрәт тәрбияләнә иде. Үзгәртеп кору чорында, сүз иреге бирелгәч, без үз сүзебезне ныклап торып әйтә алдык. Әлбәттә, соңгы егерме ел эчендә без үзебезнең бай тарихлы, мәдәниятле, тырыш, ипле, тынычлык сөючән, башка халыкларга һәм диннәргә тигез карашлы халык булуыбызны сүз белән генә түгел, эшебез, олы казанышларыбыз белән дә исбат иттек. Татар булуыбыз белән горурлана башладык.

      Соңгы елларда без милли асылыбызны җаныбыз белән тойдык, акылыбыз белән аңладык. Мөстәкыйль халык икәнебезне үзаңыбызга салдык. Бу процесс Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә, БДБ илләрендә дә барды. Милли үзаң ул – кулга тотып карый торган әйбер түгел, ләкин шул ук вакытта без башкарган эшнең әһәмияте гаҗәеп зур, һәм ул бик кирәк иде. Моның нәтиҗәләре хәзерге вакытта төрле яклап күренә. Мәсәлән, Россия хөкүмәтендә безнең милләт вәкилләре эшли. Мәдәният, сәнгать, мәгълүмат, спорт даирәләрендә бөтен дөньяга танылган милләттәшләребез күбәйде. Кызык бит, Казанга килгән мәшһүр кунаклар, үз нәселләрендә татар табылса, моны бик сөенеп сөйлиләр. Шундый бер очракны мисал итеп китерәм: күптән түгел Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Дмитрий Хворостовский чыгыш ясады, безнең журналистлар белән әңгәмәдә ул әнисе ягыннан бабасының яртылаш Себер татары икәнлеген, аның Бөек Ватан сугышында һәлак булып калуы, аның белән горурлануы турында тәфсилләп сөйләде.

      Болар барысы да татар милләтенә карата мөнәсәбәтнең тамырдан үзгәрүе турында сөйли. Безнең белән санлашмыйча мөмкин түгел хәзер. Мин боларны шушы заманда үзем эшләгән өчен генә әйтмим, татарны дөнья күләмендә таныйлар. Моңа шатланам гына. Димәк, вакытны юкка уздырмаганбыз.

      – Мин Сезнең белән тулысынча килешәм. Без – Сез Президент булган чорда үскән, үз ана телебездә белем һәм тәрбия алган бәхетле буын…

      – Без дә татар мәктәбендә укыдык. Ләкин югары уку йортларына керү имтиханнарын рус телендә бирергә кирәк иде. Гел «бишле»гә укыган булсам да, институтка керәсе фәннәрне җәй буе русча өйрәнеп утырдым. Ничек итеп сөйләргә, ничек итеп аңлатырга дип баш ваттым.

      1954 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына керү имтиханнарын тапшырырга баргач, комиссиядә татар укытучылары