Название | Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр |
---|---|
Автор произведения | Зиннур Мансуров |
Жанр | Документальная литература |
Серия | |
Издательство | Документальная литература |
Год выпуска | 2014 |
isbn | 978-5-298-02790-8 |
Г. Т. Әмма үз ролендә булмаган кеше кәмит соң!
– Ярминкә чорында «Двухсветная» кунакханәсе белән вакытлыча идарә иткән Тимерша әфәнде Соловьёв кечкенә генә пианино куяр өчен ясалган сәхнәсендә сезләрдән шактый оста файдаланган. Хуҗа ашау-эчүне төрләткән шикелле, репертуарыгыз да үзгәреп торган. Концерт бер атна дәвам иткән.
Г. Т. Кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың…
– Шулай да халык җырларының яшәүчәнлеге турындагы сорауга яңадан игътибарны юнәлтеп алыйк әле.
Г. Т. Безнең халык җырларында халкымызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкем итәрлек бер җыру да сизелми. Барча җырларымыз ислам кабул иткәннән соңгылар гына булырга охшыйлар. Мисал өчен: «Иртә генә тордым, ай, таң берлән, битем юдым ап-ак кар берлән; ахирәт тә күрке иман берлән, дөнья күрке сөйгән яр берлән». Безнең хәзерге җырларымызның күбесендә «ислам», «тәкъдир», «Ходай» сүзләре күренә. Гаҗәбан, мәҗүс замандагы җырлар бөтенләй онытылып бетте микәнни?!
– Менә бит, сез инде халык бәгырендә яшәп килгән җырларның тамырын тирәнәйтә төшеп, аларны ерак Болгар чорларына ук китереп бәйләргә батырчылык итәсез бугай. Бик хуп. Бездә әле зур тарихлы жанр – җыр-бәетләр дә хәзергәчә туып тора. Гомумән, татарда җыр чыгару традицияләренә беркадәр аерымлык хас шикелле.
Г. Т. Күчмә заманнардан килгән гадәтме, нидәндер, безнең халык – шигырь вә җыр-бәет чыгарырга бик маил халык. Чү, аз гына бернәрсә «шылт!» иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга… Халык һичкемгә мохтаҗ булмыйча, үз хиссиятен үзе мәйданга чыгарган, «Җырның җыртыгы юк» дигән дә җырлый биргән, бәетләр дә чыгарган… Башка халыкта ничектер, бездә бер ел үтми ки, анда бер-бер төрле яңа көй чыкмасын. Бу хәл бабаларымызның мәҗүс заманнарыннан бирле үк дәвам итеп килми микән?!
– Күрәм, сөальләрне мин түгел, сез бирә башладыгыз. Әйдәгез, әңгәмә тәртибен саклаган хәлдә, җырлар тарихына тукталыйк әле. Тәгаенрәк әйткәндә, аерым көйләрнең барлыкка килүенә. Халык иҗаты турындагы һәртөрле мәгълүматны җыеп баручы буларак, берәр җырның туу тарихын кыскача сөйләп бирә алмассызмы?
Г. Т. Озын вә кыска көйләремез тугърысында халык авызында төрле сүзләр сөйләнә…
– «А»дан башлыйк. Әйтик, татар һәм башкорт халыкларында яратып җырлана торган «Ашказар көе» бар. Ул безгә каян килде икән?
Г. Т. Бер башкорт түрәсе кызының кияве Ашказар дигән суның буена ау ауларга китеп, шунда суга батып үлә. Моның вафат хәбәре мәгъшукасына ишетелгәч, ул бик кайгыра… Беркөнне бу кыз, башкорт кызлары арасындагы барча җырчы кызларны чакырып, алардан вафат булган кияве хатирәсенә бик моңлы бер көй чыгаруларын үтенә… Кызлар төрлечә көйләр чыгарып карыйлар, ләкин берсе дә түрә кызының күңеленә ошамыйлар. Бу җырчы кызлардан бернәрсә дә чыкмагач, түрә кызы, бертөрле рух вә илһам белән рухланып, хәзерге «Ашказар көе»н җырлап җибәрә. Җырчы кызлар хәйран калалар.
– Башкорт дигәннән, 1912 елның апрелендә сез Уфага