Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров

Читать онлайн.
Название Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр
Автор произведения Зиннур Мансуров
Жанр Документальная литература
Серия
Издательство Документальная литература
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02790-8



Скачать книгу

тарафыннан драматургның «Бәхетсез егет» һәм «Бүләк өчен» исемле пьесалары буенча куелган спектакльләр күрсәтелгән. Ошбу үзенчәлекле юбилей кичәсендә сезнең дә катнашуыгыз мәгълүм. Анда Галиәсгар Камал турындагы әүвәлге фикерегез ныгыдымы, әллә канәгатьсезлек ягына таба беркадәр үзгәреш кичердеме?

      Г. Т. Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымдук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде. Аның әсәрләрен бу елларда сәхнәдә күрә-күрә… шул мәхәббәт һаман үсә бара, тамыр җәя барадыр. Мин, юбилей кичәсендә Галиәсгар әфәндене алгы сафтан торып, тамагым карылганча кычкырып тәбрик иткәнем кеби, хәзер дә тәбрик итәм…

      – Алма төшәрлек булмаган тамаша залында сез генә кычкырып утырмагансыздыр бит. Халык ничек кабул итте?

      Г. Т. Бөтен залга тәбрик һәм кул чабу тавышлары яңгырады. «Яшә, Галиәсгар әфәнде! Яшәсен Галиәсгар әфәнде! Яшәсен татар әдәбияты! Яшәсен милләт!» тавышлары залны тетрәткәндә, бөтен яшьләр урыннарыннан сикерешеп торып, Галиәсгар әфәндене әллә ничә кәррә кулларына күтәрделәр… Ихтимал, шул халык арасында иң нечкәргән күңеллесе мин булганмын.

      – Дөресен генә әйткәндә, сезнең Галимҗан Ибраһимов белән үзара мөнәсәбәтегез нигәдер шактый киеренке булып кала биргән. Әхлакый кысаларга сыймый торган мондый гайре табигый хәл, бәлки, зур талантлар арасында әледән-әле күзәтелгән гап-гади көнләшүдән киләдер?! Бер казанга сыймау күпләрнең арасын боза. Мәһабәт гәүдәле философ әдиптә милләтнең «тамгалы улы»н фаразлап тою да шушы вазифаны дәгъва кылган затта аңарга карата антипатия тудырырга мөмкин. Әллә әдәби-эстетик карашларыгыздагы кайбер каршылыклар бер-берегезне күрәлмау дәрәҗәсенә җиткерде микән?

      Г. Т. Кызык, валлаһи!.. Түгел, түгел, бу әйтелгәннәрнең берсе дә түгел!

      – Ниндидер эреле-ваклы «ярсыткычлар» булмыйча калмагандыр инде. Хәтта сәдәп тә сәбәпсез өзелми. Саксыз әйтелгән бер сүздән дә еш кына дуслыкка зыян килә. Каләмдәшегез нәрсәгәдер үпкәләгән. Әнә бит моңа кадәр Габдулла Тукай иҗатын югары бәяләп килгән Галимҗан Ибраһимов «Йолдыз»ның 1911 елгы 699 нчы санында сезнең «Мияубикә»не тәнкыйтьләп чыга. «Бу әсәр шигырь түгел, бәлки нәзым вә мәнзумә87генә, – ди ул. – Һәм безгә шигырь белән нәзымны аерырга күптән вакыт инде».

      Г. Т. «Мияубикә»не шагыйрь саф поэзия, чын шигырьгә әйләндердем дип ышанганга күрә, «шигырьгә әйләндерелде» дип куйган.

      – Мондый ук кискен хөкем чыгарулар, әлбәттә, иҗат дәртен көчәйтүгә хезмәт итми.

      Г. Т. Усаллык, вәсвәсәләр зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр… Башына сөртергә эзләпме, май таба алмаган бер «критик» сүнгән шәмгә охшатты.

      – Сезнең бер «критик» дигәнегез шул ук Габдидер инде. Укучыларыбыз әле генә яңгыраган «май» төшенчәсен, аның ни-нәрсәгә кинаяләп әйтелүен аңлап бетермәс. Ачыклап үтик. «Йолдыз» газетасында чыккан «Әдәбият (еллык хисап урынында)» исемле күзәтү-мәкаләсендә (1912 ел, 780, 783 нче саннар) Галимҗан Ибраһимов каләмдәшләре турында шундый нәтиҗә чыгарырга җөрьәт иткән: «Тукаев та бу елга хас китабындин «Мияубикә»не генә бирде… Сәгыйть әфәнде



<p>87</p>

Нәзым вә мәнзумә – тезмә, көйле сүз.