Название | Ак күгәрчен, күк күгәрчен |
---|---|
Автор произведения | Карим Кара |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2014 |
isbn | 978-5-298-02707-6 |
– Беләсеңме, Матильда, яратам мин чегән халкын. Бик әйбәтләр алар, еш уйлыйм мин алар турында, – дип башлап китте ул, ике терсәген дә өстәлгә салып, савыт-сабага урын да җитми башлады, аракы үзенең эшен эшли ул, иблис токымы! – Менә син уйлый торгансыңдыр инде, фәлән-фәсмәтән, бу шофёрны кешегә чутлап торырга дисеңдер. Алай түгел ул, Матильда, түгел, менә болай бит ул. Мин примерный шофёр гына дисеңме. Минем образование, югары белем бар, миңа инженер оклады белән беләсеңме күпме түлиләр? – дип, бармакларын селки-селки тузга язмаганны тезде ул. – Мин бит болай гына руль артына утырып чыктым, тәҗрибә үткәрәбез. Бик тә секретный бер тимер куелган минем машинага. Әйе. Мин бит иң яшерен оешмада эшлим, тсс, шым, шым бул. Сиңа гына әйтәм. Белдеңме инде минем кем икәнне? – дип сайрапмы-сайрады исерек баштан рәте-чираты булмаган уйдырмаларны. Ир-ат эчеп алдымы, ул гади кеше булып кына кала алмый инде. Акыллы да ул, талантлы да, Алып батырдай гайрәтле дә алар. Бигрәк тә үзләрен дәүләт күләмендә мөһим эш башкарган мәшһүр шәхес итеп сурәтләргә яраталар. Тик нигәдер гел генә таныклыклары үзләре белән булмый. Рәмил дә шулар калыбыннан, ни әйтәсең. Матильда түземле генә ирнең әкиятләрен тыңлады, эһ тә димәде, артык фәстереп-купайтып җибәргән җирләрендә тыйнак кына көлеп тә алды, Рәмилнең йөзендә серлелек күренсә, ул да сүзсез калды. Кеше ышанмас, мәгәр бик игътибарлы тыңлаучы иде хатын. – Нишләп әле мин