Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр / Избранное
Автор произведения Мажит Гафури
Жанр Поэзия
Серия
Издательство Поэзия
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-04227-7



Скачать книгу

үзе белән шунда алып китәргә кызыктырды. Кайсы юл белән кайтсам да, мәсафә бер микъдарда булганга күрә, мин сүзсез риза булып чыгып киттек. «Калма-елга» заводы моннан кырык чакрым ераклыкта булганга күрә, бер көн эчендә барып җитә алуыбыз мөмкин түгел иде. Шуның өчен юлда күмер яндыручылар янында кунып, икенче көнне төштән соң барып кердек. Ләкин безнең эштән бәхет булмады. Бер-ике көн эш эзләп казармада ятсак та, эш таба алмадык.

      Безгә монда тагын шушы җирдән кырык биш чакрым чамасында яңа завод салына башлаганын, анда эшчеләргә ихтыяҗ зур икәнен сөйләделәр. Без икәү анда китәргә риза булып юлын өйрәндек тә төштән соң чыгып та киттек.

      Көннәр матур, таулар арасында нур уйнап тора иде. Шуңа күрә сәфәрнең муаффәкыятьсезлеге, юл йөрүнең кыенлыгы бөтенләй онытылды.

      Без шулай икәүләп бик күңелле барган вакытта, таштан ташка бәрелеп, шаулап агып яткан елгага очрадык. Бу суның Бәләкәй Инҗәр дигән су икәнен башта ук белгән идек. Ун сажиннар чамасы киңлектә булган бу суның тирәнлеге артык мәгълүм булмаса да, аны аркылы үтеп киткән ат аягы эзләре һәм арба тәгәрмәче юллары беленеп ятканлыктан, моннан аркылы кичеп чыгуның мөмкин икәнлеге күренә иде. Без, алай-болай уйлап тормый, аякларыбызны чишенеп, бил тиңенте төрендек тә суга кереп киттек. Су, ниһаять каты акканга күрә, аякны үзе белән алып китәргә көчләп тора иде. Иптәш егет, таза һәм миннән зур да булганга күрә, алдан китте. Ниһаять, ул аръякка барып чыгарга якынлашты, ләкин мин, инде суның уртасына җиттем дигән чакта, су уңаена ага һәм авып китә башладым. Тотынырга һәм ярдәм өмид итәргә һичбер юл калмаганга күрә кычкыра башладым. Суның агымы мине бер минуттан соң үзе белән алып китте, зур ташларга бәрәчәк вакыт җитте. Ләкин шул минутта иптәшем килеп миңа таяк тоттырды, һәм шул ук минутта арттан бер атлы башкорт килеп җитте, миңа үзе менгән атның койрыгына ябышырга кушты. Шулай итеп, алар икәүләп мине үлемнән коткарып, икенче якка алып чыктылар.

      Без сәфәрне тагын дәвам иттердек. Икенде җитәр алдында баягы судан да зур булган Олы Инҗәр дигән су безнең юлга аркылы төште. Без моны үтәргә тиеш. Мин яр башында тып туктап уйга калдым һәм, суга агып китүемнән куркып, бер адым да алга бармаска, бәлки шуннан бер чакрым җирдә генә күренеп торган тау буендагы авылга борылып барырга карар бирүемне иптәшемә сөйләдем. Ул мине димләп караса да булдыра алмады, ниһаять, миннән аерылып, су аркылы үзе генә чыгып китте. Мин аның чыгып киткәнен карап тордым да, теге күренеп торган авылга таба киткән юлга төшеп, алга киттем.

      Авылга барып кердем. Ләкин авылда һичбер җан әсәре юк. Урамнар алабута, кычыткан һәм башка үләннәр белән тулы, тәрәзәләр ябык, капкалар бикле, әлхасыйль, авыл тәмам ташландык бер хәрабә хәлендә иде.

      Бер яктан, авылда кеше булмавы, икенче яктан, кояш батарга якынлашу мине бик зур күңелсезлеккә, төрле шөбһәләргә төшерде. «Калма-елга» моннан җиде-сигез чакрымнар чамасы булганга, аның өстенә моннан ике-өч сәгать кенә элек, мине агызып, үзе белән бергә алып китә язган судан чыгарга тиешле булганга күрә, бүген үзем генә булган