Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр / Избранное
Автор произведения Мажит Гафури
Жанр Поэзия
Серия
Издательство Поэзия
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-04227-7



Скачать книгу

андагы хәрәкәтләр, эшләгән эшләр – һәммәсе гәүдәләнде. Күңел нечкәрде. Япа-ялгыз китеп баруымны уйладым. Мине озатып калучыларның юклыгы, алга алган юлымда ялгыз баруым күз алдыма килде. Бу юл авыр да, җиңел дә кебек булып тоелды. Мин, бу җирдән торып китә алмый, соңгы мәртәбә исәнләшү сүзләрен әйтергә батырчылык итә алмый, байтак утырдым. Кояш та яхшы үк түбән төшкәнен, алда бик зур кара урманны чыгарга кирәк икәнен, бүген барып куна торган авылга сигез чакрымнар чамасы җир барлыгын, Идел аркылы чыгып китәргә тиешлеген уйлап, урынымнан тордым да, артыма бик сокланып бер карап алганнан соң, алга таба атлап киттем.

      Алдымда «Мәндем урманы» дигән урман тора иде. Бу урманда караклар тора, имеш, алар ялгыз-ярым йөргән кешеләрне, үзләре янына алып, караклыкка өйрәтәләр, имеш, дигән сүзләр бик күптән башка сеңдерелгәнгә күрә, мин бу урманны исән-сау үтүдән өмет өзеп киттем. Өч-дүрт чакрымга сузылган бу урманны чыккан вакытта, бөтен көч белән алга киттем, һәр минут саен артка, уң һәм сулга карый идем. Куе агачлар арасында кемнәрдер күренеп калган кебек була, алда кеше көтеп торган кебек булып тоела иде. Күпер тирәләре бигрәк тә хәвефле булып, аннан үтү бигрәк тә куркыныч иде.

      Төрле уйлар белән янып-пешеп йөгерә-атлый торгач, Идел буена якын зур, бик зур болынга барып чыктым. Үлемнән котылган кеше кебек, иркен тын алып, хәл җыярга утырдым.

      Их, матур соң бу болыннар, киң тугайлар!.. Монда нинди тынлык, нинди матурлык!..

      Мин, бу киң тугайда тирә-яклардагы төрле агачларга, алар өстенә төшкән көзге кояшның яктысына карап утыра торгач, үземнең иркенлеккә чыгуымны, теге үзем кызыгып кала торган кыр казлары, торналар кебек читкә китүемне уйлап шатланып киттем.

      Шул уйлар белән гайрәткә килеп, урынымнан тордым да тагын алга атладым. Әз генә баргач та, артымнан арба тавышы ишетелде. Гади арбага пар ат җиккән бер кеше бик шәп итеп артымнан килеп тә җитте. Аңа юл биреп калыр өчен, юлдан читкә чыктым. Ул, минем турыга килеп җитү белән, атларын туктатып:

      – Әй, егет кеше, кая барасың? – дигән сөальне бирде.

      Мин үземнең укыр өчен Уфага баруымны сөйләп бирдем. Ул, бер дә икеләнеп тормый:

      – Әйдә, утыр менә монда, мин дә Уфага барам. Булмаса, үзеңне пар ат белән алып барып ташлыйм, – диде.

      Мин, бер сүз дә әйтми, шунда ук сикереп, арбага менеп утырдым. Калага баргач атларга ашатырга дип алган печән өстенә утыргач селкенеп куйдым. Ул мине сораша башлады. Минем әтине белә икән, бер яктан безгә кода булып чыкты. Бу безгә 12 чакрым җирдәге Бурлы авылының байларга йөк ташый торган бер кешесе икән. Үзе бик егет сымак күренә. Мине утырткач, атларына чыбыркысын селтәү белән, атлар шәбәеп киттеләр. Ике туры ат җилдерәләр генә!..

      Шунда ук Иделгә җиттек. Иделне паром белән чыктык та тагын киттек. Юлда үземнең бертуган апам торган Олы Күл авылына да туктамый үтеп киттек. Кайсыдыр бер авылда кунып, иртәнгесен төш уртасында Уфага да барып кердек…

      «Уфа каласы» дип, авыз сулары корып сөйләгән Уфалары шушы икән!.. Чынлап та,