Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов

Читать онлайн.
Название Көмеш дага / Серебряная подкова
Автор произведения Джавад Тарджеманов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1970
isbn 978-5-298-04219-2



Скачать книгу

Менә Спасская башня алдындагы мәйданга җиттеләр. Бу – халыкка патша указларын укый һәм хөкемнәр чыгарылып, җәза бирелә торган мәйдан иде. Ләкин хәзер бу тирәдә күңел ачып йөрүчеләр генә очрый.

      Воскресенский[4] урамының почмагында гаҗәеп зур йорт – гостиный двор салынып ята. Аның каршында – бай фабрикант Дрябловның мәһабәт сарае. 1767 елда Казанга килгәч, Екатерина Икенче шунда туктаган. Әби патшага Казан ошаган, һәм ул аның турында болай дип язган: «Ошбу шәһәр, – шик юктыр, Мәскәүдән соң Россиядә беренче шәһәр».

      – Кара! – диде Саша акрын гына, Коляны җиңеннән тартып.

      Алар яныннан сөлек шикелле пар ат җигелгән, алтын бизәкле һәм лаклы карета чабып үтеп китте. Атларның сыртына күк ятьмә ябылган, дагаларын урам ташына тигезмиләр дә шикелле. Укалы киемнәр кигән ике лакей каретаның артына баскан.

      – Егылып төшсәләр! – диде Алёша, коты алынып…

      – Сезнең гимназиягез ә-ә-әнә кайда, – дип, кучер кулы белән Воскресенский урамының аргы башына күрсәтте.

      Малайлар ялт итеп башларын уң якка бордылар, ләкин анда урамның ике ягыннан да матур йортлар тезелеп киткән иде; аларның кайсысы гимназия икәнен малайлар белә алмый калдылар.

      Кремльнең Спас манарасындагы зур сәгать икене сукты.

      Тарантас, мәйданны үтеп, кәкре тыкрыктан Черек күлгә таба төшеп китте. Анда, Воскресенский тавыннан башлап, такта кибетләр, палаткалар һәм ларлар тезелгән. Бу – азык-төлек белән сәүдә итә торган урын. Монда он, ярма, бәрәңге, суган, май, пешкән икмәк, калач, пирог һәм башка төрле ашамлыклар сатыла. Яшелчә һәм җимеш олаулары тирәсендә яланаяклы, сәләмә киемле малайлар йөренә. Алар җиргә коелган алмаларны җыялар, олаучы авызын ачып торса, капчыкларын яралар. Һәр җирдә халык кайный.

      Черек күл буенда аш исе бөркеп, мунча шикелле каралып беткән берничә алачык утыра. Анда җитез карчыклар коймак, токмач, пилмән пешерәләр. Шунда ук ачык һавада, җиргә кагып эшләнгән өстәлләр янына тәбәнәк эскәмияләргә утырып ашаучылары да күренә; чират көтүчеләр дә бар. Аннан чак кына арырак комач, сабын, ислемай, кызыл мал белән сәүдә итәләр. Парикмахерлар, кайчыларын шак-шок китереп, халыкны чакыралар. Чәчен тигезләтергә теләүче табылса, алар аны бүкән өстенә утыртып, башына чүлмәк кигезәләр дә, чүлмәк кырыеннан чыгып торган чәчләрен тигезләп кыркып ташлыйлар.

      Тимерче алачыклары һәм башка төрле тимер эшләре биналары тезелеп киткән Кузнечный рядны үткәч, тарантас сулга борылды һәм Лядской[5] урамына керде. Ике катлы зур булмаган бер йортның парадный ишеге төбенә туктады. Йортның аскы каты – таш, өсте агач иде.

      – Менә килеп тә җиттек, – диде Прасковья Александровна улларына.

      2

      Казанга килеп төшкән беренче көннәрдә малайлар өйдә бикләнеп утырырга мәҗбүр булдылар. Прасковья Александровна иртә таңнан эш белән чыгып китә һәм улларына: «Бәлкем, кирәк булырсыз», – дип, өйдә утырырга кушып калдыра. Иске танышларына төшүгә һәм аларның бик кунакчыл булуларына да карамастан, чит кеше өендә вакыт бик



<p>4</p>

Хәзерге Ленин урамы.

<p>5</p>

Хәзерге Максим Горький урамы.