Үрмәкүч алмагачка Пәрәвез – бишек элә. Ә минем шул бишектә Бер тирбәнәсем килә. Әтием уйларымны Кайлардан гына белгән?! Каеннар арасына Зур бишек – гамак элгән!
Китапта язучының балалар өчен төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, табышмаклары, поэмасы һәм шигъри әкияте тәкъдим ителә. Җыентык мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адреслана.
Язучы-прозаик һәм журналист Ә. Моталлапов бу китабына туплап биргән хикәя-повестьларында сугыш чоры балаларының гыйбрәтле язмышларын, өмет-хыялларын чагылдыра. Китапта шулай ук язучының шигырь һәм новеллалары да тәкъдим ителә.
Танылган язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәбирә Гыйматдинованың мавыктыргычәсәрләре укучыны кызыклы язмышлар белән очраштыра, халкыбызның үткәндәге һәм бүгенге тормыш-көнкүреше хакында, туган илебез-җиребезнең киләчәге турында уйландыра, Намус, Вөҗдан, Кешелеклелек, Иманлы булу һәм Мәхәббәт кебек мәңгелек изге әхлакый төшенчәләрне олыларга, аларга тугры булып калырга өнди.
Тизрәк үсәсе килеп, әти-әнисе сүзен тыңламыйча оясыннан егылып төшкән Каркылдык, тегермән ташларын хәрәкәткә китерердәй көчле җил кызы Зиләйлүк, ни сәбәптәндер эшләпәсе каралган Җирән гөмбә оныгы – боларның барысы турында да Флёра Мәрданованың шушы китаптагы әкиятләрендә укырга мөмкин.
Тарихи-революцион темага багышланган «Саумы, Кояш!» романында автор шул каршылыклы чорның фаҗигале тормышын, төрле сыйныф вәкилләренең язмышларын үзенчәлекле картиналарда гәүдәләндерә. Әсәрнең үзәк герое крестьян кызы Гөлбануның шәһәрдә эшчеләр, большевиклар тәэсирендә дөньяга карашы үзгәрә, ул, күптөрле кыенлыкларны җиңеп, көрәшчеләр сафына баса.
В 80-е годы Юрий Щекочихин сообщил всей стране, что в СССР, оказывается, существует организованная преступность. Он же ввёл и новое понятие – «казанский феномен», после чего Казань надолго стала мрачным символом молодёжной преступности и бандитских разборок. В книге рассказывается о зарождении, расцвете и закате «казанского феномена». История ликвидации преступных группировок излагается в хронологическом порядке, при этом автор сообщает подробности, которые раньше были известны только правоохранительным органам.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгълүмати аналитика идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхинең бу китабына Татарстан җирендә, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм дөньяның төрле илләрендә яшәүче милләттәшләребез турында мәкаләләре һәм танылган шәхесләр белән әңгәмәләре туплап бирелә.
В сборник Альбины Абсалямовой «Живая вода» вошли стихи и прозаические миниатюры разных лет. Ключевая тема – любовь к семье, родному краю, лирическому герою.
Тургай – Ислам – инде җир өстеннән ялантәпи йөгереп йөрүче малай түгел. Кушаматы да онытыла төште. Тормыш аңа әзерләп куйган сынауларның кайсы катлаулырак: Энҗенең ярамаган эшен үзенә алганлыгы ачыкланумы, Әсгатьнең пычак белән өстенә ташлануымы, циркта тамаша вакытында кулбашын юлбарыс умырып алумы? Ислам аларны җиңеп чыга алырмы, әлеге сынаулар аның характеры формалашуга ничегрәк тәэсир итәр – бу китапта шул сорауларга җавап табарсыз.