Название | Көзге йолдызлар астында |
---|---|
Автор произведения | Махмут Хасанов |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2017 |
isbn | 978-529-803380-0 |
– Үзем төшеп яхшы иткәнмен әле. Менә иптәшне дә очраттым…
Директор әледән-әле леспромхоз ягыннан килә торган юлга караштырып алгалый иде.
– Конторага шалтыраткан идем, машина каядыр чыгып киткән, кайту белән җибәрергә куштым. Хәзер килеп тә җитәр инде…
Кунак егете текә ярларга, төз наратларга күз йөртеп алды да:
– Еракмы соң? – дип сорап куйды. Леспромхоз посёлогының күп булса өч-дүрт чакрым чамасы ераклыкта икәнен белгәч:
– Бәлки, урман эчләтеп кенә атлый торырбыз, – дигән тәкъдим кертте. – Әйберләр дә авыр түгел, урманыгыз да бик матур күренә.
– Әһә, урман дисең, алайса! – Директор кулларын угалап куйды. – Урман диген, әй! Менә монысы миңа ошый, ичмаса. Дөрес, кем, Нияз энем! Урманны сөяргә, яратырга кирәк…
Алар басып торган баскычтан күтәрелеп килүче бер төркем кызлар күренде. Кызлар, килеп җитәрәк үзләренә таныш булмаган егетне күреп, адымнарын әкренәйттеләр дә бер-берсенә сораулы караш ташладылар. Кызларга хас шуклык белән кычкырып исәнләшкәннән соң, араларыннан берсе, Бәдри аганың бернинди улы юклыгын белсә дә:
– Нәрсә, иптәш директор, әллә улыгыз кайттымы? – дип шаяртып сорап куйды.
– Шулай шул, кызлар! Улым кайтты. – Директор хәйләкәр генә күз кысып алды да сүзен дәвам итте. – Кече улым. Моннан ике ел элек олы улым «кайткан» иде. Әйеме, Зариф?!
Алар, кызларга ияреп, такта басма буйлап югарыга таба күтәрелә башладылар. Менүчеләрне озаткандай, басмалар күңелле генә шыгырдап калалар иде.
Бераз менгәч:
– Ничек, кызлар, концертка барасызмы? – дип сорады директор. Аннары кунак егетенә таба борылды. – Менә, Нияз, таныша тор. Безнең леспромхоз кызлары. Кара син аларны!.. Бездәге кебек кызларны җылап эзләсәң дә табалмассың…
Кызларның берсе сүз кыстырып куйды:
– Көндез шәм яндырып эзләсәң дә диң, Бәдри абый.
Бар да шаулашып көлешеп алдылар.
Нияз бәйрәмчә киенгән кызларга карап алды. Алар, каш астыннан гына өздереп карап, «чибәр егет икәнсең» дигән сыман, хәйләкәр генә елмаялар иде.
Бәдри ага һаман кулларын селти-селти сөйләнә бирде:
– Кунакларны каршы алу, озатуга караганда, күңеллерәк нәрсә, шулай бит, кызлар? – Бәдри аганың ирен кырыйларында елмаю чагылып китте. –Тик кызганычка каршы, барлык кунаклар да бертөсле булмыйлар. Әйтик, тизрәк шылу ягын чамалыйлар.
Директор, бераз алгарак иелә төшеп, баскычтан менеп килүчеләр арасыннан Зарифны эзләде. Бик тә әһәмиятле сүз әйтергә җыенгандай, тамагын кырып куйды, бераз тик торды. Башкалар да тынып калды. Шуны гына көткән Бәдри ага ясалма җитдилек белән сүзен дәвам итте:
– Шулай моннан берничә ел элек бер егетне каршы алдым мин. Йә, мин әйтәм, егеткәй, бөтенләйгә кайттыңмы, дим. Әйе, ди бу. Эш сагындырды, рәхәтләнеп туйганчы