Название | Көзге йолдызлар астында |
---|---|
Автор произведения | Махмут Хасанов |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2017 |
isbn | 978-529-803380-0 |
Шофёр, яңалык ишеткәндәй, кызга таба борылды:
– Әчәч, Хәнифә!.. Бу ни сөйлисең? Минекемени алар, карчыкныкылар ич…
Ул да булмады, Костя савытын урманчыларга аш пешереп торучы Гөлшикәр түтигә сузды. Ул монда да шаярмыйча булдыра алмады:
– Урманнан сыйлап кайтарасың да, Гөлшикәр түти, өйдә бер генә нәрсә дә каба алмыйм. Билләһи менә. Карчык ачулана. Мин дә юләр түгел, мыекны бераз салындырам да, «кәеф юк» дигән булып, кабыргаларны угаларга керешәм. «Кабина тәрәзәләреңне ачып куеп йөрисең дә салкын тидерәсең», –ди бу миңа. Мин дәшмим, билгеле. Син, карчыгым, гадәттәгечә хаклы, янәсе… Салкын тигәнне ничек дәваларга кирәклекне минем карчыктан гына өйрәнергә кирәк…
Кемдер, аның сүзен бүлдереп:
– Ничегрәк дәвалый соң ул? – дип сорап куйды.
– Анысын сорама инде син, туган.
– Берәр яртыны алып бирәдер әле…
– Соң, әлбәттә! Салкын тию үзеннән-үзе бетә димени, дивана…
Буш савытны күкрәгенә кысып тоткан Гөлшикәр түти бөтен гәүдәсе белән калтырап, кеткелдәп көлеп куйды.
– Һай, Костя, күңелле кеше дә соң үзең.
Гөлшикәр түти буш савытларны бөркелеп бу чыгып торган чанга тутыра башлады. Ул, карап торырга юан, бераз тупасрак гәүдәле булса да, бик җитез, өлгер хатын иде.
Гөлшикәр түти күп еллар буена урманда аш пешерүче булып эшли. Шулвакыт эчендә ул урманчыларның ихтирамын яулап алырга өлгергән. Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда ашау-эчү белән кыен булган. Ләкин Гөлшикәр түти юкны бар итеп эшчеләрне тук иткән, утырткан бәрәңгесен, үз тавыклары салган күкәйләрнең барысын да урманга ташыган. Алай да булмаса, урманчыларның күңелен ягымлы теле белән юаткан. Картрак урманчылар әле хәзер дә: «Гөлшикәр түтинең сые булмаса да, сыйпамага теле бар аның, ичмаса», – дип, күңелләрен юаткан чакларны искә төшергәлиләр.
Уен-көлке, үткен сүзләр һаман яңгырап тордылар. Тракторчы Василийның бер кыз белән шаяра башлавы булды, кыз аны төп өстеннән тәгәрәтеп үк төшереп җибәрде. Егет, сикереп торып, кыз артыннан куа китте. Ә тегесе Гөлшикәр түтигә килеп сыенды. Якла, янәсе…
Ләкин Гөлшикәр түтинең кызны якларга уенда да юк иде.
Кызның: «Кит, Вася, буйыйсың ич. Өстеңне кара…» – дигән сүзләренә Вася өчен Гөлшикәр түти җавап кайтарды:
– Алай димә. Василий ул – безнең менә дигән егет. Киеме майлы булса да, үзе күрекле. Ә күрекле кешегә күмер кабы да килешә.
– Җитте, җитте, – диде Василий, кызның кизәнгән кулларыннан тотып. – Ботакларыңны ул кадәр селтәмәсәң дә ярар…
Гөлшикәр түти ашап утыручылар янына килде.
– Тәмир нәнәм, китер әле, бераз ботка өстим, – диде ул, Тәмир каршына туктап.
Тәмир аңа коры гына җавап кайтарды:
– Кирәкми…
Гөлшикәр түти Тәмирнең җилкәсеннән кагып куйды. Янәсе, безнең Тәмир – молодец ул, уңган егет.
– Йә, Тәмир, кайчан үзең трактор йөртә башлыйсың инде?
– Тиздән…
– Шулайдыр,