Төпчек бала (җыентык). Айсылу Имамиева

Читать онлайн.
Название Төпчек бала (җыентык)
Автор произведения Айсылу Имамиева
Жанр Драматургия
Серия
Издательство Драматургия
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03478-4



Скачать книгу

елга якын авылның өйләре, урамнары, кырлары, болыннары, елга-күлләре, урманнары өстеннән яңгырамаган илаһи аһәң барлык җаннарга да үтеп керде. Кемдер елады, кемдер зур горурлык белән башын югарырак күтәрде. Кадрия дә әнисенең күзләрендә үтә-күренмәле яшь тамчыларын күреп аптырады. Бу аның өчен гомерендә дә онытылмаслык көн иде. Рәйхана кызын үзенә ныграк кысты да: «Менә, кызым, хәзер авылда мәчет бар. Сез дә монда йөреп дин сабаклары алырсыз. Киләчәк тормышыгызда иманлы, тәүфыйклы булырга кирәк. Бу – бик зур вакыйга бүген»,  – дип пышылдап кына эндәште.

      Шулчак, Рәйхананы гаепләп, аңа шелтә яздырткан теге абзый да мәчет каршына чыгып басты. Башына ялтырап торган чигүле кәләпүш кигән, елмая. Әйтерсең, мәчет салы-нуны тәнкыйтьләп, бу хәлгә каршылык күрсәтеп, мәктәптә бу хакта сөйләшергә дә ярамый дип лаф органнарын бөтенләй дә оныткан. Ул кайнар сүзләр белән авыл халкын котлады. Бар кеше дә гөр китереп кул чапты. Менә галәмәт! Дин һәм мәчет тирәсендә кыйблаларын тиз үзгәртә алган кешеләрнең булуы бер дә аңлашылмый иде Рәйханага. Кадрия, әнисенең борчылуын күреп: «Ни булды әни?» – дип сорап куйды. Әнисе «бар да яхшы» дигән ым белән елмаеп кына алды. Нишләтәсең?.. Ярар, мондый матур көнне ямьсезләргә ярамый, дип, күңелсез уйларны читкәрәк куды Рәйхана. Әнә бит балалары да, укучылары да, барлык авыл кешеләре дә ничек сөенгән. Мәктәп стена газетасында «Авылда мәчет булырмы?» дигән сорауга җавап бүген табылды. Бу – чыннан да зур шатлык. Аллаһның кодрәте белән мәчет ачыла.

      Авылда мәчет булмаган елларны хәзер инде искә төшерүче дә юктыр… Чыннан да, мәчет авыл тормышына зур йогынты ясады. Айбулат хәзрәт, анда иман дәресләре укытып, күпме балаларны һәм өлкәннәрне тәрбияләде, иманлы итте. Ислам дине серләренә төшендереп, Коръән укырга өйрәтте. Ул кешеләргә әйтеп-аңлатып бетермәслек зур хәзинә өләште. Кадрия дә үзе-нең сеңлесе һәм сыйныфташлары белән мәчеттәге һәр сабакка барды. Бик күп гыйлем алды. Айбулат хәзрәтнең шулай дөрес итеп укытуына, бик белемле булуына зур ихтирам белән карады ул. Һәр дәрес саен күңеле үсеп, тагын да күбрәк беләсе, зуррак догаларны яттан өйрәнәсе, аларның тәфсиренә төшенәсе килде.

      …Еллар үтте. Кадрия дә үсте, шәһәргә чы-гып китте. Аны язмыш илебезнең зур-зур калаларына, хәтта чит илләргә кадәр алып барды. Ул бик затлы бизәлгән, мәрмәр ташлары ялтырап торган заманча итеп төзелгән иман йортларын да, бик борынгы мәчетләрне дә күрү шатлыгына иреште. Аларда намаз да укый алды. Әмма ничек кенә булмасын, үзе күргән һәр мәчеткә ничек кенә сокланмасын, күңеле барыбер авылындагы шушы кечкенә генә мәчетне сагына иде. Сагына гына түгел, Кадрия өчен авыл мәчете – дөньядагы барлык мәчетләргә караганда да иң зурысы, иң затлысы иде. Белмим, нигә алайдыр, ләкин авыл мәчетенең бусагасын беренче атлап кергәндәге олы хисне, чиксез дулкынлануны ул башка бер иман йортына кергәндә дә тулысынча кичерә алмады. Авылында ачылган яңа мәчеттәге буяу, агач исләре, идәнгә түшәлгән һәм диварларга эленгән йомшак келәмнәре, зур тәрәзәләре, киштәләрдәге Коръәннәр, хәзрәтнең азан, вәгазь