Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков

Читать онлайн.
Название Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate
Автор произведения Михаил Худяков
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03896-6



Скачать книгу

Мөхәммәд – атаклы Туктамышның оныгы һәм Сарай ханы Җәләлетдиннең улы ул. Аксак Тимер яуларыннан соң Сарайда тәхет өчен каты көрәш башланып китә. Төп дәгъвачылар элек хан булып утырган Тимер Котлы (аны Туктамыш бәреп төшергән) белән Туктамыш (анысын үз нәүбәтендә Аксак Тимер куып җибәрә) була. Туктамыш үлгәч, тәхет дәгъвасы улларына күчә. Бер-бер артлы һәммәсе тәхеткә менә, тик озак утыра алмыйлар. Иң күп утырганы – Җәләлетдин. Ул 1411 елда, Литва кенәзе Витовт белән берлектә, Тимер Котлының улын бәреп төшерә һәм хан тәхетенә утыра. Җәләлетдин әтисенең бөек мәмләкәтчел сәясәтен дәвам итә: эчке талашлардан какшаган Русияне кабат татарларга буйсындыра, бөек кенәз Василийны (Дмитрий Донскойның улын) Сарайга килергә һәм ясакны төп-төгәл түләргә мәҗбүр итә (1412). Хөкемдарлар берничә мәртәбә алышынганнан соң, 1420 еллар ахырында тәхет Җәләлетдиннең улы Олуг Мөхәммәд кулына эләгә. Ул идарә иткән дәвердә татарларның Русия өстеннән булган хакимияте даими саклана. 1431 елда, Олуг Мөхәммәд хөкеменә дип, бөек кенәз исемен дәгъвалаучы Мәскәү кенәзләре – Дмитрий Донскойның улы белән оныгы килә. Хан алар арасындагы низагны онык файдасына хәл итә. Василий Васильевичны тәхеткә Мәскәүнең Успение соборында хан илчесе утырта. Олуг Мөхәммәд хөкүмәтенең байлыгы һәм халыкара сәясәт белән кызыксынуы шул дәрәҗәдә була ки, 1428–1429 елларда ул Мисырга илчелек җибәрә алган[2].

      В. Д. Смирнов Олуг Мөхәммәдне 1423–1424 елларда литвалар шәһәре Одоевка һөҗүм иткән һәм шунда литва-мәскәүләрнең бердәм гаскәре тарафыннан җиңелгән Ходайдад хан («Куидадат»)[3] белән бер үк кеше булуы турында фаразлый. Ләкин моның белән килешүе кыен, чөнки әлеге чорда Олуг Мөхәммәд әле Сарай тәхетенә менмәгән була[4].

      1436 елда Мөхәммәд ханны тәхетеннән бәреп төшерәләр. Ланглес әйтүенчә, татар чыганакларында бу вакыйга менә ничек тасвирлана. Тәхеткә утыргач, Олуг Мөхәммәд авыр яралы Идегәй әмирне эзләп табып үтерергә боера. Идегәй Тимер Котлы нәселен тәхеткә утыртуның тарафдары була. Тимер Котлының туганнан туган энесе Гыясетдин белән бергә Русиягә качып киткән Идегәй уллары, өч меңле чирү белән кайтып, Олуг Мөхәммәдкә һөҗүм итәләр. Олуг Мөхәммәд җиңелә дә Кырымга юл тота, ә Гыясетдин, Сарайга кереп, хан тәхетенә утыра. Бер елдан соң (1437) ул үлә. Тимер Котлының оныгы Кече Мөхәммәд хан дип игълан ителә. «Шуннан соң ук бәхетле Кече Мөхәммәд белән Олуг Мөхәммәд сугышты… Гыясетдиннән качып, Кырымга киткән Олуг Мөхәммәд беренче булып һөҗүм итте… Берничә сугыштан соң дошманнар килешү төзеделәр, бу килешү буенча Идел буендагы бөтен җирләр дә Кече Мөхәммәд кулына калды, ә Кырым Олуг Мөхәммәднеке булды. Аннары Олуг Мөхәммәд Хәйдәр әмир белән бозылышты. Әмир, үзен рәнҗеткән Олуг Мөхәммәдне тәхетеннән бәреп төшерүдә ярдәмен тәкъдим итеп, Туктамышның оныгы Сәед Әхмәд ханга хезмәткә күчте. Алар яу белән Кырымга киттеләр. Олуг Мөхәммәд исә, каршы тора алмасын тоеп, Казанга качып китте»[5]. Шул рәвешчә, Сарай тәхетеннән сөрелгәннән соң, Олуг Мөхәммәд бераз вакыт Кырымда хан булып торган.



<p>2</p>

Тизенгаузен В. Г. – Т. I. – С. 534.

<p>3</p>

ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 92.

<p>4</p>

История Крымского ханства. – С. 232–233.

<p>5</p>

Смирнов В. Д. – С. 205–207.