Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03661-0, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

дә тормый. Минем киңәшем шул: типография алыйк дип әйтәсез икән, аны кая куябыз? Рәтле бинабыз юк. Ыштансыз … каеш бумыйлар. Компьютерларга дип алган акчага матур гына бер редакция бинасы салып куйсак (Нәфискә таба борыла) не лучше ли, Нәфис абый?

      Нәфис. Редакция бинасы да, типографиясе дә кирәк инде аның.

      Тукбаев. Тукта, бер фикергә килик. Типография җиһазлары алабызмы, әллә яңа бина төзибезме? Типография җиһазларын алсак, кая куябыз? Не лучше ли башта бер бина төзеп куйсак. Бинасы төзелгәч, теге министрлыктагы Хәниф Хәйриевичка тагын чыгарга була, «бина эченә тегесен, монысын куярга кирәк инде» дип. Шулаймы, Нәфис абый?

      Нәфис. Әлбәттә.

      Тукбаев. Сез ничек уйлыйсыз? (Дәшүче юк.) Мин болай уйлыйм: төзелеш начальнигы Хәбиб Хәевичны чакыртырга да: «Менә сиңа өч миллион акча, миллионы зарплатага, калганы материалларга. Син безгә матур гына бер бина төзеп бир», – дияргә.

      Ишкәев. Монда Рәсим Юлаевичны аңларга була. (Нәфискә карый.) Үзегез ышанасызмы соң, йә Абага районында, йә бүтән җирдә – күрше районнарның берсендә – газетагызны чыгара алачаксызмы? Әгәр дә бина төзесәк.

      Тукбаев. Бу мәсьәләдә проблема юк. Газетаны бүтән районда да, шәһәрдә басарга да көтеп кенә торалар. Акчаң гына булсын… Бер фикергә килик. Нәфис абый, нишлик?

      Нәфис. Бина кирәк…

      Тукбаев. Булды, шулай хәл иттек…

      Нәфис. Рәсим Юлаевич! Миңа китсәм ярыймы?

      Тукбаев (кискен). Утыр!.. Менә нәрсә, Нәфис абый, теләсә нәрсә әйтегез, башымны кисәргә бирәм, властьны җиңеп булмый! Неужели син шуны аңламыйсың? Аңгыра булма!..

      Нәфис (гаҗәпсенеп). Нишләгән?

      Тукбаев. Ник газетаңда Шәмсиев фельетонын бастырдың? Аның яңа сайланачак президентның ничек булырга тиешлеген өйрәткән язмасы нигә кирәк иде. Мин сине кисәттем…

      Нәфис. Минемчә, анда бернинди сәяси хата юк, сайлаучы үз фикерен белдерергә тырышкан.

      Тукбаев. Син тик кенә тор!.. (Кыза.) Абага районы ник бастырмый андый кабахәт нәрсәне?

      Нәфис (уңайсызланып). Тегесен язарга ярамый, монысын, тагын ничек язаргадыр, белмим…

      Тукбаев. Юк, юк, Нәфис абый, бөтен әйберне язарга ярый. Ну түлке иртәгә-бүген сайлау дигән көнне шундый әйберне бастыралармы? Хотя безнең политикабыз демократия өчен булса да. Нигә кирегә сукаларга?

      Нәфис. Нинди кирегә сукалау? Мин демократиягә каршымыни?

      Тукбаев. Нәфис абый! Бу бит Елесевка каршы бару. Синеңчә, Юганов килсенме? Укыдык, белдек без аның кем икәнлеген. Анда намуслы бер кешене дә куймыйлар. Политика – пычрак нәрсә ул. Елесевтан алып алар бөтенесе бер шайка… Ә без демократия өчен, без Елесев белән контактта эшлибез… Без генә түгел бит, башка районнар да бар, өстәгеләрдән гел акча соранып йөреп булмас… Чебен дулап тәрәзәнең ватылганын күргәнең бармы? (Тәрәзәгә карап, йодрыкларын күтәрә һәм Нәфискә ишарәли.) Син – чебен! Минем белән бергә, «без-з-з» килеп, шунда бәрелеп үләргә можем… Что вы доказываете? Что мы докажем? (Ишкәевкә.) Динар Хамаевич! Кичә бер шәһәр башлыгы – Алла Максимовна – аппараттан елап чыкты. Үз күзләрем белән күрдем. «Все идите туда…» гына дигәннәр. Кем сайламаган, аңа акча юк. Власть