Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

– Әй-й, җүнле хатын үз баласын иренә ташлап чыгып китәмени ул? Башта ук ялгышлык булган, малай кешесенә туры килмәгән. Алар җүнле нәселдәнмени соң?.. Җүнле булса, әтиләре гаиләсен ташлап чыгып китмәс иде…

      Шушы урында битләре уттай кызышкан Хәтирәне «Алар җүнле нәселдәнмени?..» дигән сүзләр чыгырыннан чыгарды. Ул, бу хурлыкны күтәрә алмыйча, кушаяклап, бар көченә идән капкачын тибеп очырды. Урындыкта утырган Хамай урындыгы-ние белән, шампан бөкеседәй атылып, идән уртасына барып төште. Бертын ни булганын да аңламый тордылар. Аннары идән астыннан чәчрәп чыккан Хәтирәгә акаеп калдылар.

      – Кем җүнле нәселдән түгел? Безме? – диде Хәтирә, Хамай каршында ярсынып. – Безнең нәселгә ни булган? Минем әти, синең кебек, Әҗәл елгасында сугыштан качып ятмаган ул, кабахәт… Бүре ерткычлыгы йоккандыр сиңа. Син, син бит… – Ул кирәкле сүзен әйтә алмый азапланды. – Минем әти гөнаһсыз кешеләрне тереләй күмдертмәгән… Монда кеше тикшергән буласыз. Үзегез кем соң?

      Хәтирә ярсыды-ярсыды да, каенанасы кулыннан баласын алып, өйдән чыгып ук китте, туп-туры әнисе янына авылга юнәлде…

      Бер атна чамасы узгач, Хәтирә янына Габит килде, тормышын җайларга теләп, аның кире кайтуын үтенде. Аптырашта калган Хәтирәне үсеп килгән баласы уйландырды: «Ул әтисез үсәргә тиеш түгел!..» Аннары гына күнәргә, ризалашырга булды. Шуннан соң алар, үзара аңлашып, матур гына яшәп киткәннәр иде шикелле. Аяк астыннан шушы бәла – газетада басылган хат килеп чыкты да гауга кубарды. Каенатасы Динарга шул җитә калды. Имеш, шундый дәрәҗәле кешене газетада мыскыллап язганнар. Аның данлы-шанлы исеменә тап төшергәннәр…

      Кияве бәлән кызы арасын һич тә суытырга теләмәгән Ләмига күбрәк кодасы Динар Ишкәевкә рәнҗеде…

      Икәүдән-икәү җәяүләгән ана белән кыз, ак калай капка төбенә килеп җитәрәк, адымнарын акрынайта төште. Матурлап, фасонлап эшләнгән бу капканың як-якка ачылып ябылган олы ишекләреннән шәп машиналар керә-чыга тора, кечесеннән рөхсәт ителгән кайбер туган-тумачалар, таныш-белешләр генә йөри. Зур ике гараж капка читенә терәлеп, берничә машина сыярлык итеп салынган. Ак калай түбәле, тыштан ак кирпеч белән тышланган ике катлы нарат йорт капка өстеннән чыгып кукраеп тора… Өй эче кыйммәтле җиһаз белән тулган. Шунда керү белән байлыкка табыну башлана. Әллә шуңамы, бу йортка керер алдыннан, Ләмиганың аяклары тартышкандай итә, аңлашылмас карышу күңелендә төрле шик-шөбһәләр тудыра, нигәдер сагайта. Аны биредә һаман да чит итеп, адашып кергән бер мескенгә карагандай түбәнсетеп каршы алырлар сыман. Шул хис йөрәген кыбырсыта, аякларын тышаулый, ихтыярын чикли. Әнә теге кырыйда сүтелми калган гади агач йортларына килеп-китеп йөргәндә алай булмый торган иде. Ул йортта хәзер ялгызы гына яңа йортта сыеша алмаган туксан яшьлек Хамай яши. Аның янына хәл белешеп кереп-чыгып кына йөриләр. Ул инде шактый бетеренгән, акылы алышынып саташкалый. Ләмига: «Гомерләрне белеп булмый, авылга киткәнче, аның хәлен белеп, янына кереп чыкмыйча булмас», – дип тә уйлады, үзе, кызы артыннан калмый, капкадан эчкә узды.

      Өйдә