Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

себеркесен күтәреп, калган чүпләрен алырга дип, янә әлеге эскәмия янына килде. Ул әйләнеп килгәндә, эскәмиядә өс-башы карала төшкән, беренче карашка шөкәтсез генә күренгән ир кеше тәмәке тартып утыра иде.

      Ир Гөлсемгә үзе эндәште:

      – Исәнмесез, апай! – диде.

      – Исәнмесез! – диде Гөлсем, таныш түгел кеше ягына борылып.

      – Утырып ял итегез, монда чүпнең бетәсе юк.

      – Бетми шул, урамда тәмәке тартып, сыра, аракы эчүчеләр күбәйгәч, – диде Гөлсем, әлеге иргә дә төрттереп әйткәндәй. – Саулыкларын саклый белмиләр.

      Ир кеше Гөлсем сүзләренә каршы:

      – Нишлисең бит, – диде, – саулык дигәнең синнән генә торса икән…

      – Кемнән торсын, күбрәк үзеңнән тора инде… Тәмәке тартырга, аракы эчәргә беркемне дә мәҗбүр итмиләр.

      Ир килешәсе килми көлемсерәде, маңгае бәрелүдән бер ягы җөйле калган кашын уйнатып алды да:

      – Бер утырып ял итегез булмаса! – диде.

      Гөлсем иргә читләтеп карап-карап алды да, аны бомжга охшата төшеп, «хуш исе»ннән тартынгандай, борыннарын тарткалап куйды, аннары, нәрсә әйтер икән дип, тартынып, эскәмия читенәрәк килеп утырды. Ир, талпынып, аңа якынрак шуыша төште. Гөлсем ятсынгандай сагайды һәм үзенә читне якын китерергә теләмәүдәнме, ятсынуданмы, тәне буйлап ниндидер дулкын йөгереп узды. Читенсенә төшсә дә, сабыр итәргә булды.

      – Менә син, апай, – диде ир, – саулыгың үзеңнән тора дисең. Ул кайчак синнән, миннән генә дә тормый. Адәм балаларына кайда да булса эшләргә дә, яшәргә дә кирәкме? Кирәк. Аңлавымча, менә сез авылда яшәгән кеше, ни сәбәптәндер шәһәргә килгәнсез. Анысы ярар, не важно, нужа кушкандыр инде… Хәзер безнең шәһәрдәге газларны, төтеннәрне сез дә сулыйсызмы? Сулыйсыз. Тәмәке тартмасагыз да агуланасыз бит… – Ул тынып уйга калды һәм дәвам итте: – Аннары менә заводларда газлы, селтеле цехларда эшләүчеләрне генә алыйк. Алар да, яшәргә кирәк булгач, агуланып чирли, гомерләрен кыскартырга мәҗбүр.

      – Тәмәке тарткан кеше тизрәк чирли инде, – диде Гөлсем.

      Ир янә башын уйга салгандай итте дә:

      – Анысы дөрес, тартмый да булмый шул… – диде ул, авыр сулап, сәбәпләрен аңлатмый гына.

      Гөлсем кызыксына калды.

      – Сез кем булып эшләгән идегез? – диде.

      – Мин заводта инженер-конструктор идем, – диде ир, ниндидер үкенечен сиздергәндәй. – Әле уйлап табучы рационализаторлардан саналдым…

      Гөлсем, ышаныр-ышанмас хәлдә, гаҗәпкә калып сорады.

      – Исемегез ничек соң? – диде, тагын кызыксынып.

      – Хәлим.

      – Ә сезнеке?

      – Гөлсем.

      – Әйбәт исем, матур яңгырый… – Хәлимнең җөйле кашы янә тибрәлеп алды, һәм ул бераз горурлык кичереп дәвам итте: – Заводта чакта мине «Даһи Хәлим» дип тә йөрттеләр. Хәзер генә…– Ул, әйтер сүзен авырыксынып, пауза ясады. – Хәзер генә «Тиле Даһи»га әйләнеп калдым.

      – Ник алай дисез? Кимсетмәгез үзегезне.

      Хәлим янә дә кыенсыну кичерде, башын