Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Читать онлайн.
Название Сират күпере / Мост над адом
Автор произведения Ринат Мухаммадиев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02432-7



Скачать книгу

куйды ул үзалдына, – биш кенә мәртәбә булыр микән боларның аермасы!»

      – Ә бу асыл егет кем була инде? – дип, Һади Атласи Мирсәеткә кулын сузды. Зәки өлгеррәк булып чыкты, аның өчен ул җавап кайтарды:

      – Мирсәет Солтангалиев. Минем якташым. Укытучылар мәктәбендә укый.

      – Син дә тарих өйрәнәсеңме?

      Бу юлы инде Мирсәет үзе дәште. Әмма уңайсызлануы, кыюсызлыгы һаман басылмады.

      – Юк, Һади әфәнде, мин тарихчы түгел. Татар балаларына урыс теле укытырга җыенам.

      – Яхшы, – дип, шундук хуплап та куйды Атласи, егетнең күңелен күрергә теләве булгандыр. – Урыс телен дә белү бик лазем. Тел белгән – күпне күргән, күпне белгән, диләр. Мактаулы эш белән мәшгуль икәнсең.

      Зәки Вәлиди шунда Атласиның биле артыннан аңарга дусларча күз кысып куйды, янәсе, күрдеңме, кем белән таныштырдым үзеңне!

      – Ул граф Толстой хикәяләрен дә тәрҗемә итә әле, – дип өстәде аннан.

      – Яхшы, – дигән хуплау тапты Мирсәетнең бу шөгыле дә. Аннары Атласи: – Ниләр укыйсың, нәрсәләр өйрәнәсең тагын? – дип кызыксына калды.

      – Француз һәм немец социалистларын өйрәнәм. Плеханов һәм Бакуниннарны… – дип әйтеп салмасынмы шунда. Мактанасы, ким-хур булып күренәсе килмәгәнгә шулай ачылды бугай ул. Сүзләре авызыннан чыккач кына мавыгып киткәнлеген аңлады.

      – Һәммәсен өйрәнү ярый, – диде Һади Атласи, теләр-теләмәс кенә. – Әмма мавыгуың сырхауга әверелмәсен.

      – Социализм – кешелекнең киләчәге, Һади әфәнде. Бәхетле җәмгыятьне башкача төзү мөмкин түгел.

      – Кара аны, каш ясыйм дип, күз чыгарма тагы.

      Һади абыйсы да нәкъ аның әтисе сүзләрен сөйли түгелме соң? Җавап бирергә ашыкты Мирсәет:

      – Халкымның бәхете бары тик шул юлда дип беләм.

      Атласи бераз уйга калып торды, хупламады да, башка бер-бер бәя бирүне дә кирәк тапмады.

      – Кызык. Кара әле син аны, әкәмәт егет икәнсең бит син дә… – дип кенә чикләнде. – Әйдә, безнең белән китапханәгә керәсеңме соң? Теләгең булса – рәхим ит.

      Мирсәетнең барасы җире бар, болай да тоткарлана иде инде. Гафу үтенеп, ашыкканлыгын әйтте.

      – Сер булмаса әйт әле кая барасың? – дип, үз итеп сорады Атласи.

      – Сер түгел, нинди сер булсын. Мин урыс теленнән дәресләр бирәм, хәзрәт Шиһап әфәнде Әхмеровларны беләсездер?..

      – Белмичә… Бик яхшы беләм, – дип җанланып китте Һади Атласи. – Нәширләрне белү һәм хөрмәт итү кирәк.

      – Шиһап агайларда тәрбияләнүче Салих атлы малайны урысчага өйрәтәм мин, Салих Сәйдәшевне.

      – Ә-ә, теге нәни музыкантнымыни? – дип, тәмам җанланып китте ул. – Әлеге зәңгәр күзле малайны… Өйрәт, өйрәт. Урысчасын белмим, әмма бер-бер хикмәт чыгуы бар ул малайдан. Ун яшьлек малай, ә үзе менә дигән итеп гармунда уйный бит, ә?..

      Белмәгәне юк икән бу Һади әфәнденең… Хәтерләп калырга тырышып, тагы бер кат аның йөзенә күтәрелеп карады Мирсәет һәм, үзенә китәргә вакыт икәнлеген искәртеп, трамвай тукталышына йөгерде. Соңарып йөрү килешми берәүгә дә, ә укытучы кеше