Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-02794-6



Скачать книгу

промышленности.

      Бобинский процесс – одно звено в цепи национальной политики царизма, и его надо исследовать. Исследовать так, чтобы была возможность назвать чёрное чёрным, а белое – белым. «Нам нужна полная и правдивая информация, – писал Ленин. – А правда не должна зависеть от того, кому она должна служить» (54, стр. 446). Нужно изучать эту часть нашей истории и только на основании фактов делать выводы, а не наоборот.

      «Уважение к минувшему, – писал в своё время Пушкин, – вот черта, отличающая образованность от дикости». Перелистывая страницы нашей истории, мы всё более убеждаемся, что нашему трудовому народу не за что краснеть за своё прошлое. И, на наш взгляд, ни к чему искать в нашем историческом прошлом только провокаторов, только националистов, предателей интересов народа. Ленинский принцип партийности обязывает учёных стоять на точке зрения объективной истины, которая и соответствует интересам партии, делу коммунистического строительства.

Март, 1968[117]

      Тарихның бер тармагы[118]

      Буби Габдуллалары —

      булды алар Аллаһ «тубы»;

      Изге мәктәпне җимергәч Кушмый

      шәйтаннар угы.

Ш. Бабич

I

      Татар тарихында һич тә өйрәнелмәгән, кул-аяк тимәгән бер тармак бар. Ул – татар мәдрәсәләренең тарихы. Ни өчендер безнең фән эшлеклеләребез бу мөһим мәсьәләгә тукталырга вакыт тапмыйлар. Хәлбуки, татар мәдрәсәләре, үзләрендә күп санлы укымышлы яшьләр туплаган уку йортлары буларак, татарлар арасындагы иҗтимагый фикер үсешендә билгеле бер роль уйнадылар. Ә 1905 елгы хөррият дулкыннары мәдрәсә стеналарына үтеп кергәч, аларда демократик хәрәкәт тә урын алды, шәкертләрнең яшерен оешмалары төзелде, җилем басмада листовкалар таратылды. 1905 елның октябрь көннәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре, эшчеләр, университет студентлары белән берлектә, халык милициясендә катнаштылар. Үзләрен турыдан-туры «Татар яшь социал-демократлар комитеты» дип атаучы шәкерт оешмалары да булды. «1905 елда татар яшьләре хәрәкәтенең 90 проценты мәдрәсәләр тирәсендә, иске кадим, феодалчылык нигезендә булган муллаларга, байларга, байгураларга каршы көрәш рәвешендә булды, – дип язды Г. Ибраһимов 1924 елда. – Болар тышкы яктан үзләрен социализмга буйыйлар… Шулай дип ышаналар иде. Дөресе – болар феодализм идеологиясенә каршы кузгалган татар буржуазия гаскәренең бер бүлеге, заманның йогынтысы буенча кызыл байрак күтәргән вак буржуа социализмы белән сугарылган бер төркеме иде»[119].

      Кадимчелеккә, патшаның кара реакциясенә каршы көрәштә зур роль уйнаган белем учакларыннан берсе «Буби» мәдрәсәсе иде. Бу мәкаләдә «Буби» мәдрәсәсенең кадимчелеккә каршы көрәше һәм шул өлкәдә патша реакциясе белән бәрелешүенә кагылышлы хәлләр турында сөйләнә.

      Буби вакыйгасы унынчы еллар матбугатында бик еш телгә алына иде, һәм Әгерҗе янындагы кечкенә генә бу татар авылы заманында татар иҗтимагый фикер тарихында



<p>117</p>

Бу конференция һәм «Буби» мәдрәсәсе мәкаләсенең тарихы турында М. Мәһдиевнең «Ачы тәҗрибә» китабында («Каһәрләнгән хәрәкәт, каһәрләнгән тема…») һәм «Ачы тәҗрибә»нең 2 нче китабына керәчәк «Янартаулар итәгендә…» (1995) дигән бүлегендә укып була. – Г. Х.

<p>118</p>

Мәкалә, 1966–1967 елларда язылып, озак вакытлар главлит тарафыннан бастырырга рөхсәт ала алмыйча, күп санлы рецензентлар куллары аркылы үтеп, махсус тикшерүләргә дучар булып, «Казан утлары» журналында 1969 елда (№ 12) «Буби» мәдрәсәсе» исеме белән чыга. Авторга киләчәктә «кара тамга» салуда шушы мәкаләнең өлеше зур. – Г. Х.

<p>119</p>

Ибраһимов Г. 1905 ел революциясендә татар яшьләре турында материаллар җыю // Октябрь яшьләре. – 1924. – № 3–4.