Название | Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… |
---|---|
Автор произведения | Мухаммет Магдеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-02794-6 |
Бездә бик аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе – татар сәнгатенең тарихы. Әгәр беренче татар опералары турында тикшеренү алып барсак, һичшиксез, бу өлкәдә Г. Рәхим эшчәнлеге белән очрашыр идек. Мәгълүм булганча, татарның беренче опералары «Сания» һәм «Эшче», язылган вакытта ук, матбугатта зур шау-шу уятканнар. «Сания» нең язылуы чит илгә качкан татар эмигрантларының «большевиклар милли культураны кысалар» дигән гайбәтенә каршы удар була. «Сания» операсы турында Берлин, Рим журналларында уңай рецензияләр күренә, татар сәхнәсенең беренче казанышы турындагы хәбәр Америка, Япония газеталарында басыла[87].
«Сания» операсын татар сәхнәсенә чыгарганчы, составында Г. Рәхим булган гыйльми үзәкнең редакцион коллегиясе күп эш башкара. Гыйльми үзәк опера авторларына эшләү өчен уңай шартлар тудыру буенча махсус карар кабул итә[88]. 1927 елда Г. Рәхим үзе дә «Бүз егет» исемендә опера либреттосы яза башлый. Матбугаттагы хәбәрләргә караганда, операда, «саф мәхәббәт калыбында гына калмыйча, иҗтимагый нигезнең көчле итеп алынуына игътибар ителәчәк» булган[89]. Кызганычка каршы, бу опера дөньяга чыга алмый кала. 1927 елда Г. Рәхим Бөтенроссия культура мөнәсәбәтләре җәмгыятенең (ВОКС) соравы буенча рус телендә «Татарстан Республикасында сәнгать» дигән мәкалә яза. Бу мәкаләдә Г. Рәхим татар музыкасының үзенчәлеге, татар театрының кыскача тарихы турында мәгълүмат бирә. Ф. Бурнаш һәм К. Тинчурин кебек сәнгать осталарын «революцион настроениеле яшь көчләр» дип атый[90]. Ул шулай ук М. Парсин, К. Тинчурин, З. Солтанов, Ф. Бурнаш, К. Әмириләр белән берлектә гыйльми үзәкнең театр комиссиясендә дә эшли[91]. Татар әдәбияты теоретикларыннан сәнгатькә якынрак кеше буларак ул «Эшче» операсы турында матбугатта махсус мәкалә белән чыга. Анда ул «Эшче» нең «Сания» операсына караганда эшләнеше ягыннан алда икәнлеген күрсәтә. Музыкасының да, милли рамкаларда гына калмыйча, «интернациональ музыкага таба зур адым ясаган» лыгын әйтә. «Музыкада, – ди тәнкыйтьче, – эшчеләр арасында көрәш настроениеләренең үсүен күрсәтүдә моментлар булганы шикелле, милли халык музыкасы да крестьян авыл тормышын, кайгы моментларын, изелү тойгыларын бирү юлында гаҗәп уңышлы кулланылган. Менә бу якны композиторларның зур уңышларыннан санарга кирәк». Г. Рәхим шулай ук, тәнкыйтьчеләрдән беренче буларак, операның җитди кимчелекләрен дә күрсәтте[92].
Аның бу мәкаләсе, теге яки бу әдипкә тискәре тамга сукканчы, беренче чиратта аның хезмәтләре белән ныклап танышырга кирәклеген тагын бер мәртәбә кисәтә һәм Г. Рәхимнең марксизмны эзлекле рәвештә үзләштереп килгән сәнгатькяр икәнлеген раслый.
Егерменче елларның урталарында татар сәнгате кинематограф белән тыгыз бәйләнештә була. Бу елларда Казанда «Койрыклы йолдыз» һәм «Булат батыр» исемле кинофильмнар эшләнә. 1925 елның 25 октябрендә гыйльми үзәкнең татар редакция коллегиясе утырышында татар фильмы мәсьәләсе карала. Киңәшмәдә татар тормышы турындагы
87
Кара: Мәгариф. – 1927. – № 2. – 106 бит.
88
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 3682 фонд, 19 тасв., 147 эш, 19 док.
89
Мәгариф. – 1927. – № 2.
90
Советский Союз. Спец. выпуск инф. бюлл. ВОКС. – М., 1927. – № 23–25.
91
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 3682 фонд, 19 тасв., 147 эш, 4 док.
92
Рәхим Г. «Эшче» операсы турында // Яңалиф. – 1930. – № 3.