Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-02794-6



Скачать книгу

1915 елда ул «Тукаев сүзләре» дигән китап бастыра, революциядән соң беренче мәртәбә Тукай әсәрләрен П. Радимов белән берлектә рус телендә чыгара («Узюльган умид»). Болардан тыш, ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә катнаша, татар әдәбиятындагы формалистик мавыгуларны тәнкыйть итә. Аның лингвистика өлкәсендәге хезмәтләренә СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты В. А. Богородицкий югары бәя бирә һәм, үзе пенсиягә чыкканда, үз урынына куярга лаеклы кеше бары тик Г. Шәрәф кенә дип «Главпрофобр» га мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, Г. Шәрәф 1935 елның ахырында Казан Көнчыгыш педагогия институтының эксперименталь фонетика кабинеты мөдире итеп билгеләнә. Татар телен озак еллар өйрәнү нәтиҗәсе буларак, аның «Сонорная длительность татарских гласных» дигән хезмәте дөньяга чыга. Бу хезмәткә Советлар Союзының барлык лингвистлары югары бәя бирәләр. Аның турында уңай рецензия Франция лингвистларының фәнни бюллетенендә дә языла. Бу хезмәт үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмаган.

      Г. Шәрәф керәшеннәр өчен «Якты юл» исемендә әлифба төзүдә катнаша, шул ук вакытта зур күләмле русча-татарча сүзлек әзерләүгә керешә.

      Ләкин шәхес культы чорындагы урынсыз гаепләүләр аркасында талантлы галим фән дөньясыннан аерыла – 1937 елның 23 маенда ул кулга алына.

      1947–1949 елларда ул Татарстанның район-авылларында укытучы булып эшли. Ул 1950 елның гыйнварында үлде.

      Партиянең ХХ съездыннан соң галимнең намуслы исеме кайтарылды. Безнең бүгенге көнге фән-культура өлкәсендәге казанышларыбызда, һичшиксез, Г. Шәрәфнең дә өлеше – намуслы хезмәте бар.

(Социалистик Татарстан. – 1965. – 22 июль)

      Галимҗан Шәрәф[1]

      Күренекле лингвист, этнограф, тәнкыйтьче һәм педагог Галимҗан Шәрәф 1896 елның 25 декабрендә Татарстанның Тәтеш кантоны Урта Балтай волосте Аксу авылында крестьян семьясында туган. Башта авыл мәдрәсәсендә, соңыннан Казан мәдрәсәсендә укыган. Казандагы 2 нче реаль училищены бетергән. 1916–1917 елларда ул Петроград Аралашу Юллары инженерлары институтында укый. Шул ук вакытта Петроград мөселманнары комитеты каршында яралы һәм авыру сугышчыларга, сугышта үлгәннәрнең семьяларына ярдәм оешмасында эшли. Ләкин инженерлар институтында укытуның куелышы аны канәгатьләндерми. Ул Петроград университетына ирекле тыңлаучы булып йөри һәм анда профессорлар Бартольд, Гураев, Смирнов, Щерба, Кареев, Платонов, Владимирцев, Жуковский, Крачковский, Самойлович курсларын тыңлый. Профессор Самойлович җитәкчелегендә төрки халыкларның тарихын өйрәнә. Белемгә омтылган яшь егет Петроград китапханәсенең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре эченә чума. Шунда ул татар һәм башка төрки халыкларның тарихы буенча монография әзерли.

      1917 елда ул Казанда политик-агарту оешмаларында эшли. 1918–1920 елларда Г. Шәрәф Үзәк мөселман Хәрби коллегиясендә фәнни эшләрдә һәм соңрак статистика-картография бюросында мөдир булып эшли. Этнографияне яхшы белгән Г. Шәрәф 1920–1923 елларда – Татарстан Республикасы Мәгариф Халык Комиссариаты



<p>1</p>

Кулъязма. Өстәмә мәгълүмат булганлыктан, аны да җыентыкка кертергә булдык. – Г. Х.