Ялгыз таган. Дания Гайнутдинова

Читать онлайн.
Название Ялгыз таган
Автор произведения Дания Гайнутдинова
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03304-6



Скачать книгу

ып, матурлап тотабыз. Менә бүген дә, гадәтләнгән йолаларны үтәп, зират капкасын ябып чыкканда, авыл башында мәңге агып ятучы гомер чишмәсен барлап килергә уйладым. Адәм баласы, еллар узган саен, үткәннәргә борылып карый. Чирәм түшәлгән сукмаклардан, еракта калган сабый чагымны табар булып, аяк киемнәремне кулга тотып, яланаяклап үткәннәргә кайтып барыш…

      Һәрберебезнең үз гомер юлы, үз хатирәләре. Әйтерсең лә нәкъ менә шушы балачак сукмаклары сине үткәнеңә алып кайтыр да гомер чишмәсе юып шомарткан ташлар, чишмәнең гөнаһсыз күзләре сине янә сабый чагыңда сәяхәт иттерер сыман. Юкка гына адәм баласы, алга барыр юлы кыскарган саен, артына борылып карамыйдыр…

      Үзем авыл урамы буйлап чишмәгә таба барам, ә колагымда әниемнең оя-оя казлары аваз сала сыман. Кыйгак-кыйгак!.. Күпме еллар узган, ә аларның күңелгә мәңгегә сеңеп калган каңгылдаулары әле бүген дә җанны әйдәкләп, чишмә юлына дәшеп торалар сыман. Мине янә бала чагыма кайтарып, безне онытма, дияләр сыман…

      Ел башында ук дөньяга килгәнмен. Кендек әбием ызан күршемдә генә. Әниемнең тугыз баласын да бу якты дөньяга килгәндә, кендек әбием каршылаган, ә мин әти-әниемнең җиденче баласы. Ак биләүгә биләп, түрдә матчага эленгән сиртмә бишеккә салгач та, җиде тапкыр бер-бер артлы теләк теләнгән. «Әти-әниеңә Яңа ел бүләге булып тудың син», – дия торган иде кендек әбием. Инде тәпиләп киткәч, уйнарга чыккан саен, күлмәк кесәсеннән алып, кәнфите, җимеше белән сыйлый да: «Бәхетле була күр, балам», – дия-дия, башымнан сыйпый иде кендек әбием. Рәхмәт инде аңа. Үзем дә аны еш искә алам, белгән догаларымнан калдырмаска тырышам.

      И-и, туган якның мәңгелек тарту көче. Безнең буын хәтерле әле. Туган туфрак, кендек каны тамган нигез һәрчак дәшеп тора үзебезне. Юкка гына җан тартмаса, кан тарта димиләрдер. Очар кошларны да җиде диңгез артларыннан туган туфрак тартып кайтара бит.

      Язмыш җилләре кая гына илтеп адаштырмасын, һәркемгә туган җире, кендек каны тамган нигезе, тәпи йөреп киткән сукмаклары кадерле. Шуңадыр да без дә каз-үрдәкләр саклап үскән инеш-чишмә буйларын, җиләкле урман аланнарын, чәчәкле болыннарны сагынып яшибез. Туган ягым, гамьле бала итеп үстергән авылым да минем өчен бик кадерле һәм якын. Авылымны икегә бүлеп агучы сай гына елга ярларында авылым кешеләренең үткәне яңара кебек. Анда күпме истәлекләр, хатирәләр уелып калган. Агымсу да әйтерсең лә еракта калган сабый чак истәлекләрен, авылым тарихын җанландыра сыман. Су хәтере мәңгелек бит ул. Агымга карап, халкымның сагыш-моңын ишеткәндәй булам. Кичке уенда уйнап җырлаган көйләр, тальян моңнары яңара. Еллар узган саен, без дә, хәтеребезне чарлап, нәсел җепләребезне барлап, туган якка сәҗдә кылабыз. Туган якның киңлеге, иркенлеге, чиксез күкләрнең биеклеге сабый чагыма алып кайта да бәбкә үләне арасыннан йөгертә. Инеш буендагы таллыкта сайраган сандугачлар моңы әле дә күңелемнән җуелмаган. Без үскәндә, авыл өйләре дә ничектер җылырак елмая иде кебек. Бүген авыл шәһәрләшә бара, дисәм ялгышмамдыр. Тарихи чыганакларга күз салсак, минем туган авылым Олы Тиләҗегә XVIII йөз башларында нигез салынган дип фаразлана. Теләченең «Туган якны өйрәнү» музеенда авылымның 1873 елда төшерелгән картасын күреп куануларымны язып тормыйм. Бу картадан күренгәнчә, авылым аңарчы ук зур янгынга дучар булган икән, бу мәгълүмат нык тетрәндерде. Заманында минем бабайлар да хәлле гаилә булган. Әниемнең әйтеп калдырган сүзләре әле дә истә. «Бабаңнар бай нәселдән иде, ике катлы йортлары булган. Аскы катта кибет тотканнар», – дип сөйли иде әнием. Урыннары оҗмахта булсын… Авылым Мишә елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан. Ә аның бихисап күп чишмәләре ничә буын балаларын саф суы белән сыйлап, үзен шушы чишмәләргә гашыйк итте икән?! Шул чишмәләрнең берсен мин әнием чишмәсе дип атадым. Аңа багышлап җырлар, хикәяләр иҗат иттем. Һәм күпме еллар үтеп, инде үзем гомер йомгагымның очына чыгар булып сүтеп килгәндә дә, авылым чишмәләренең гөнаһсыз күзләре белән очрашам да аларның моңын тыңлап туя алмыйм.

      Назлы җырыңнан, хәтфә ярыңнан

      Мәхрүм итмә син, ятим итмә син.

      Синдә уянды, синдә сафланды,

      Тәүге сөюнең ядкяре калды,

      Гомер чишмәсе, әй изге чишмәм.

      Әлеге шигырь юлларын мин нәкъ менә әнием чишмәсенә багышлап язган идем. Үзешчән композитор Мансур Хәсәнов аны узган гасырның туксанынчы елларында ук көйгә салып, «Гомер чишмәсе» дигән җыр туган иде. Ул җыр танылган җырчы Айдар Фәйзрахманов башкаруында бүген дә радио дулкыннары аша яңгырый әле. Менә шул җыр тәэсирендә ялантәпи йөргән сукмактан кабат чишмәгә килешем. Авылымның югары очында, чишмә башындагы йорт нигезе безгә җылы бишмәтләр тегеп кидерүче, тирә-як авылларның да атаклы тегүчесенә әйләнгән Дәүли бабайларныкы иде. Хәзер ул нигездә башка кешеләр йорт тергезгән инде. Дәүли бабай теккән бишмәт җылысын әле бүген дә тоям сыман. Урыны оҗмахта була күрсен!.. Гомер агышы да чишмә агышы сыман. Кеше гомеренең чикле булуы гына күңелгә бераз моңсулык өсти. Нихәл итмәк кирәк, үзеңнең артыңнан оныкларың буй җиткереп килгәндә, Ходай биргән гомереңнең истәлекле мизгелләре белән куанырга гына кала…

      Балачак хатирәләренең күңелдән китеп торганы да юк бугай. Болын-тугайларда көтү көткән, «уфалла» арбасы белән, әнигә ияреп, урманнан печән ташыган, җиләккә, чикләвеккә йөргән чаклар истән чыга димени?!

      Әллә