Название | Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами |
---|---|
Автор произведения | Роберт Миннуллин |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2018 |
isbn | 978-5-298-03610-8 |
Милли репертуар кирәк!
Кече парламент сессиясенә куелган әлеге мәсьәләгә карашлар төрлечә булды. «Күптән кирәк иде», – диючеләр дә бар. «Сезнең эш түгел бу», – диючеләр дә җитәрлек. Ләкин без регламент буенча эшләргә тиешбез. Театр проблемасын сессиядә халык депутатлары Фәндәс Сафиуллин белән Мөхәммәт Сабиров күтәргән иде. Аларның тәкъдимен башкалар да хуплады. Без мәсьәләне Дәүләт Советының эш планына керттек.
Дөресен әйтергә кирәк: опера-балет спектакльләренә сирәк йөрсәк тә, парламент белән опера-балет театрының «иҗади дуслыгы» күптәннән килә. Шушы ук мәсьәлә элекке Югары Советның даими комиссиясендә бер тапкыр тикшерелгән иде инде. Аннан соң өч ел ярым вакыт үтеп китте, һәм без тагын шушы ук проблеманы тикшерергә мәҗбүрбез. Хикмәт нәрсәдә соң? Югыйсә театрның профессиональ дәрәҗәсе соңгы елларда күзгә күренеп үсә. Ул инде Россиянең иң алдынгы театрларының берсенә әверелеп бара. Шул ук Шаляпин, Нуриев фестивальләрен искә төшерү генә дә җитә. Чит илләргә, бигрәк тә Европа илләренә, гастрольләргә бөтен театрлар да чыга алмый. Чыкканнары да еш кына «янып» кайта. Күптән түгел генә Мәскәүнең Зур театры, башкорт театры белән шулай булды. Ә инде чит илләр җүләр түгел, алар фәкать үтемле товар белән генә эш итәләр. Алар – шул ук «Травиата»ны ун, йөз тапкыр караган халык. Йөз дә беренче тапкыр каралган спектакль исә сыйфат ягыннан элеккеләреннән һич аерылып тормаска тиеш. Тагын шунысы куандыра: театрның һәр сәфәре Татарстанга, Казанга дан өсти. Бу инде группа-группа җыелып кунак булып, дәүләт акчасын туздырып кайту түгел. Бу, – ни генә дисәң дә, Татарстанның олы сәнгатен күрсәтү. Бу – без дә төшеп калганнардан түгел, булдыра алабыз дигән сүз. Театрның чит илләргә алып барган репертуары – Европа һәм дөнья классикасы, әлбәттә. Мондый талантлы театр Рязаньда да, Пермьдә дә, Новосибирскида да булырга мөмкин. Әмма минем, татар кешесе буларак, Европа сәхнәсендә чын татар операсын һәм чын татар балетын күрәсем килә. Бу – минем табигый ихтыяҗымдыр, дип уйлыйм. Классик шагыйребез Сибгат Хәкимнең Европада язган бер шигыре истә. Анда «Миңа монда гармун, гармун җитми» дигән юллар да бар. Әлбәттә, ул торгынлык елларында Европада гармун яңгыраган булса, шагыйребез үзен бик бәхетле тояр иде. Әмма Европаны гармун белән генә яулап булмаячак. Шуңа да мин анда татар операсының да яңгыравын телим.
60 елга якын вакыт эчендә Опера һәм балет театры сәхнәсендә татар опералары да, балетлары да аз куелмаган. Заманында шаулаганнары да, куелуга ук төшеп калганнары да бар. Шуларның фәкать берничәсе генә бүген уйнала. Хикмәт нидә соң? Алар, чыннан да, бүгенге көн таләбенә җавап бирерлек түгелләрме? Әллә инде җитәкчелекнең генә куясы килмиме? Әллә инде опера һәм балет сәнгате безнең халыкка,