Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании. Каюм Насыри

Читать онлайн.
Название Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании
Автор произведения Каюм Насыри
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2021
isbn 978-5-298-04125-6



Скачать книгу

һәм шәһәрдән качкан иде. Углын тапмагач, углы урынына атасын зинданга салдылар».

      Әй угыл, ошбу заманамызда да моңар охшашлы вакыйгалар бардыр ки, ниндәен байлар бар, балалары яшь вә кечкенә заманда, кырык-илле мең, йөз мең белән сәүдә кыйлгучылар. Балалары үсеп йиткәч, фәкыйрь вә мохтаҗлыкка калалар. Ул нидәндер? Әлбәттә, кечкенә вакытта балаларын яхшы тәрбия кыйла белмәгәнлектәндер.

      Утыз сигезенче тәрбия

      Бер олуг галим әйтте: «Һәрбер дошман, аңа яхшылык иткән саен, дошманлыгын киметә. Тик нәфесе генә, үзенең таләбен канәгатьләндергән саен, сиңа каныга төшә».

      Утыз тугызынчы тәрбия

      Хикмәт мал дигән нәрсә – гомерне тынычлык белән кичермәк өчендер; түгелдер ки фәкать мал җыймак өчен. Бер гакыл иясеннән сорадылар. «Изге бәхетле кемдер, дәхи явыз бәхетле кемдер?» – диделәр. Ул кеше әйтте: «Изге бәхетлелекнең галәмәте шулдыр ки: дөньяда сакланучан бу- лыр, ахирәтне онытмас, гыйбадәтчән булыр… аз сүзле булыр… хәрәмнән сакланыр, изгеләргә мәхәббәт итәр, кече күңелле булыр, җумарт булыр, шәфкатьле булыр. Әмма явыз бәхетле шулдыр ки: мал җыярга хирыс булыр, нәфесенә иярер, күп сөйләшер… явызларны яратып, явыз холыклы булыр, хәйләкәр булыр, шәфкатьсез булыр, саран булыр, үлемне онытыр.

      Әй угыл, бу урында сәңа яхшы бер тәрбия бардыр ки: изге бәхетле бул, явыз бәхеттән саклан, монда сиңа изге бәхет галәмәтләрен санап китерүдән максуд, сине изге бәхетле кыйлмактыр.

      Кырыгынчы тәрбия

      Муса галәйһиссәлам Карунга мондый нәсыйхәт бирде: «Аллаһы Тәгалә сиңа ихсан кылды – сине бай итте. Инде син дә ихсан һәм изгелек кыл», – диде. Карун Мусаның сүзен тыңламады. Малы-мөлкәте белән аны җир йотты.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      1

      Нәшрияттан. 4, 32, 47, 101, 109, 110 нчы тәрбияләр ниндидер сәбәпләр белән Каюм Насыйриның беренче (гарәпчә) басмаларына да кертелмәгән булган (Насыйри К. Китаб-әт-тәрбия / төз. В. С. Шакирова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1994. – 143 б.).

      2

      Һәнүз – әле дә, һаман.

      3

      Тәхсин кыйлу – яхшы дип күрү.

      4

      Сөкүт кыйлу – сөйләшми тору.

      5

      Мәшрикъ вә Мәгъриб – Көнчыгыш һәм Көнбатыш.

      6

      Хилем – юашлык.

      7

      Сәүгән – сөйгән.

      8

      Үгрәнү – өйрәнү.

      9

      Аңкаулык – ялкаулык.

      10

      Мөселманнар өчен фиргавен – комсызлык һәм яманлык гәүдәләнеше.

      11

      Йыргар – «юкка чыгарыр, изеп китәр» мәгънәсендә.