Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании. Каюм Насыри

Читать онлайн.
Название Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании
Автор произведения Каюм Насыри
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2021
isbn 978-5-298-04125-6



Скачать книгу

к мәгънәсендәдер. Ошбу китабта зикер кыйлыначак хикәятләр, вәгазьләр вә нәсыйхәтләр һәммәсе вә бу рисаләнең һәрбер кәлимәсе – бер тәрбиядер, шул җәһәттән «Тәрбия китабы» дип ат бирдек.

      Беренче тәрбия

      Бер хәким балаларга шуйлә нәсыйхәт бирде ки: «Әй җаннарым, угланнарым, нәсыйхәтне ишетегез – һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас. Алтын-көмеш – сәфәр кешесенә хәтәрдер; вә йорт-йир кешесенә дәхи хәтәре бар: йә угры алып китәр, яки утка янып китәр. Әмма һөнәр – бер агым судыр вә ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе әгәр дәүләттән төшсә дә – кайгы юк.

      Имде, әй угыл, бу урында максуд бер хикәят түгелдер. Син дә шулай ук һөнәр үгрән, тәрбия үгрән, гыйлем үгрән».

      Икенче тәрбия

      Аксакаллардан берсенә бер адәм шикаять кыйлды ки: «Фәлән кеше, минем бозык эшләремне сөйләп, фәлән йирдә мине яманлаган», – диде. Ул аксакал әйтте ки: «Син аның яхшы эшләрен сөйләп, аны оятлы ит», – диде. Бу – дәхи сиңа бер тәрбиядер.

      Әй угыл, һәрбер хикәяттән бер мәгънә фәһем иткәйсән ки, аңсыздан берәү сине бер йирдә яманлаган булса, аңар каршы син аны макта. Шаять ки, ул үзе дә, адәм булса, инсаф итәр вә оялыр.

      Өченче тәрбия

      Бер падишаһның берничә углы булып, араларыннан берсе – зәгыйфь, кыска буйлы, кечкенә нәрсә иде. Гайреләре озын буйлы, матур йөзле иделәр, әмма аталары ул углына нәфрәт вә кимсетү белән карар иде. Ул углы бер зиһен иясе вә мәгърифәтле бала иде. Әйтте: «Әй ата, гакыллы тәбәнәк надан озыннан яхшырак түгелме? Һәрнәрсәнең кыйммәте күләменә карап йөрмәйдер. Мунча ташы бик ире, йөге бер тәңкә, энҗе бик вак, мыскалы ун тәңкә», – диде. Аталары вә дәүләтнең зур кешеләре барчасы көлештеләр вә тәхсин кыйлыштылар.

      Бәс, әй угыл, гыйлем вә мәгърифәт дигән нәрсә буйга вә кыяфәткә карап булмайдыр.

      Бишенче тәрбия1

      Локман хәкимнән сорадылар: «Син хикмәтне кемнән үгрәндең?» – диделәр. Әйтте: «Күзсез кешеләрдән үгрәндем, чөнки алар аяк басасы урынны күрмәенчә аяк басалар», – диде…

      Әй угыл, монда сиңа тәрбия шулдыр ки, Локман хәкимнең сүзен яхшы фәһем итеп кара, ягъни ул: «Күзсезләр, аяк басасы урынны күрмәенчә, йә абыналар, яки төртеләләр, яки егылалар, шулай ук аңы юк кешеләр вә наданнар – сүзнең урынын белмәй сөйләшәләр вә ахырын уйлап сөйләшмәйләр. Аларның наданлыкларын күрдем дә хәким булдым», – диде.

      Алтынчы тәрбия

      Олуглардан бер адәм үзенең углын бер галим остазга тәгълим вә тәрбия өчен тапшырды. Вә әйтте ки: «Әй остазе камил, ошбу баланы тәрбия кыйл вә укыт ки, галим вә гакыйл булсын», – диде. Берничә вакыт бу баланы остаз тәрбия кыйлды вә укытты. Әмма һичбер гыйлем әсәр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибәрде. Әйтте: «Бу бала һичбер белемгә сәләтле түгелдер, хәтта үземне диванә кыйлды», – диде…

      Җиденче тәрбия

      Бер падишаһ диңгездә бер көймәдә сәфәр кыйлганда күрде: бер егет бар, аслан, моңарчы көймәгә утырганы юк, имеш. Вә көймәнең мәшәкатен күргәне юк, имеш. Куркып егълап утырыр, дер-дер калтырар. Никадәр җуатып карадылар, егълаудан һәнүз2 туктамай. Падишаһ дәхи хафа булды. Анда бер хәким бар иде, әйтте: «Әй әфәнделәр, әгәр боерсаңыз, мин бер хәйлә кыйлаем: шаять, сабыр итәр», – диде. Падишаһ әйтте: «Белгәнеңне эшлә», – диде. Бәс, хәким әмер итте. Бу егетне бәйләп дәрьяга аттылар, бер-ике мәртәбә чумдырып, янә көймәгә алдылар. Бу егет үлемнән терелеп кайткан кебек хәйран булып, бер дә дәшмәенчә утырды, күңеле карар тапты. Падишаһ, моны бик тәхсин кыйлып3, хәкимгә әйтте: «Йә хәким, монда ни хикмәт бардыр?» Хәким әйтте: «Ул егет әүвәл көймәнең мәшәкатен вә су сәфәрен күргәне юк, янә суга батуны белгәне юк вә көймәдә сәламәт йөрүнең кадерен белгәне юк, имеш», – диде.

      Монда сиңа тәрбия шулдыр, әй угыл, шулай ук адәм гафиятнең вә сәламәтлекнең кадерен бер михнәткә дучар булгач беләдер.

      Сигезенче тәрбия

      Бер падишаһ углының атасыннан калган күп хәзинәсе бар иде. Киң күңеллелек вә җумартлык кулын ачты вә үзенең гаскәр халкына вә үз дәүләте кешеләренә ниһаятьсез хәзинәләр түкте. Бервакытны бер ахырын уйламаучы киңәшчесе нәсыйхәт әйтте: «Әй шаһзадә, элкеге падишаһлар бу хәзинәне иҗтиһад белән хасил иткәннәрдер вә бер мәслихәт өчен хәзерләгәннәрдер. Син азрак кысыбрак тот, вакыйгалар алдадыр, хәзинәнең хаҗәт вакыты килер», – диде. Шаһзадә аның мәслихәтен мәгъкуль күрмәде… «Ни була, ашармын, эчәрмен, бирермен, мин ул хәзинәгә каравылчы булганым юк», – диде.

      Әй угыл, урынсыз саранлык кыйлырга да ярамый.

      Тугызынчы тәрбия

      Ике туган бар иде. Бере падишаһ хезмәтендә булып гомер кичерер иде. Бере үзенең кул көче белән табыш итеп тереклек кыйлыр иде. Бервакытны ул падишаһ хезмәтендәге бай туганы әйтте: «Әй туганым, ник падишаһ хезмәтенә кермәйсән? Таки каты хезмәтләрдән котылыр идең», – диде. Ул туганы әйтте: «Син ник кул көчең белән те- реклек кыйлмайсән? Таки хезмәт хурлыгыннан вә кимсетелүдән котылыр идең. Хәкимнәр әйткәннәрдер ки: үз икмәгеңне ашап өеңдә утыруың кеше хезмәтендә алтын кәмәр баглавыңнан



<p>1</p>

Нәшрияттан. 4, 32, 47, 101, 109, 110 нчы тәрбияләр ниндидер сәбәпләр белән Каюм Насыйриның беренче (гарәпчә) басмаларына да кертелмәгән булган (Насыйри К. Китаб-әт-тәрбия / төз. В. С. Шакирова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1994. – 143 б.).

<p>2</p>

Һәнүз – әле дә, һаман.

<p>3</p>

Тәхсин кыйлу – яхшы дип күрү.