Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03761-7



Скачать книгу

кайтып төшәләр. Күрсәң… Башта сигез өлгеле, төймәле кепка, өстә кара шевиот костюм, аякта шыгырдавыклы сары ботинка, муенда ефәк шарф, авызда «Пушки» дигән иң яхшы папирос һ. б.

      Инде теге кыз янына килеп була, инде сүз катып була, инде ул кызның йомшак билләренә кулларыңны салып була. Инде түләүле хат салуның кирәге юк.

      Бичаралар… Ул егетләрнең барысы да сугыш иттурагычында беттеләр, теге борнай кызлар тол калдылар.

      Их, килсен иде ул егетләрдән «Доплатить» дигән хатлар. Алтмыш тиен түгел, алтмыш меңнәр түләп алырлар иде аларны. Бик тә гөнаһсыз егетләр, гөнаһсыз хатлар иде ул…

1993

      Сәнгать корбаннары

      I

      Мең тугыз йөз кырык икенче елның ач җәе иде, без колхоз кырында эшлибез. Ун-унөч яшьлек малайлар – колхозда төп көч. Игеннәр әле өлгермәгән, иң көтелгәне борчак та әле кузакланмаган. Без, үгезләр җигеп, йә фермага юкә миллеге ташыйбыз, йә, иген өлгерешкә дип, әвеннәрне, әвеслекләрне чистартабыз, кыскасы, –эш муеннан. Миңа унике яшь, ачлыктан, йокы җитмәүдән мин бик тилмерәм, йончыйм. Колхоз эшеннән качкалап, «уфалла» арбасы белән урманга барып кайткалыйм, кышка утын әзерләү минем өстә. Иптәш малайларымның кайберсе әтиле. Әтиләре йә өлкән яшьтә, йә сугышка яраксыз булып өйдә калганнар, аларның эш бераз җиңелрәк. Әтиләре сугышта үлгәннәренең яки әле сугышта исән йөргәннәренең дә эшләре җиңел үк булмаса да, хәлләре ярыйсы: аларның гаиләләрен налогтан азат иттеләр. Минем хәл котчыккыч: гаиләдә ирләрдән берүзем, әти «халык дошманы» дип төрмәгә озатылды, хәбәре юк. Мине бригадир да типкәли, үгез җиккәндә матавыкланып озаграк азаплансам, председатель дә яңакка менеп төшә, мин – хокуксыз.

      Шулай да бирешмим. Барыбызга да авыр. Мин үземне иптәш малайлар арасында һич тә ким итеп тоймыйм, хәер, аларның берсе дә миңа авыр сүз әйтми. Уйнашабыз, көлешәбез, йөк өстендә кайтканда җырлыйбыз, сәбәбе чыкканда сугышып та алабыз, шундук онытабыз да.

      Ач, эссе, хәлсез җәй бара, кырык икенче елның җәе бара… Эшкә иртүк китәбез, көндез кычыткан, алабута ашы ашарга бер сәгатькә өйгә кайтабыз.

      Ә беркөнне… Беркөнне… Төшке «аш»ка кайтсам, әни әйтә:

      – Әнә анда, клубка, фокусчылар килгән, билет бәясе унбиш тәңкә икән, – ди.

      Минем колаклар торды (хәер, унике-унөч яшьтәге мокыт малайларның колагы гел шундый хәлдә була). Фокусчылар? Теге, күкрәк кесәләреннән унар метр лента тартып чыгаручылармы? Пиджак кесәләренә тавык йомыркасы салып, «бер-ике» дигәндә тере чеби чыгарып учларында тотучылармы? Шәһәр күргән өлкәннәр бу турыда безгә әллә никадәр сөйләгәннәр иде элек, сугышка кадәр.

      Минем тамак төбе җыерылды, күзләремә яшь килде. Әни, ара-тирә урманга барып, каен җиләге җыя һәм урмансыз авылларга илтеп саткалап кайта да җыелган акчасын налогка түләп бара иде, һәм мин аннан унбиш сум акча сорый алмыйм, сорарга хакым да юк иде. Хәер, сорасам да бирмәс, аның кадәр акчасы булса, бүген үк налог агентына илтеп бирер иде ул аны. Чөнки налог түләүнең вакыты чыга барган саен, проценты арта бара иде. Мин, күзләремә яшь тыгылган көе, әни аш бүлгәнче дип, клуб капкасына киттем (клуб белән безнең