Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов

Читать онлайн.
Название Саумы, Кояш!
Автор произведения Махмут Хасанов
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02671-0



Скачать книгу

әтисе эшли. Кайдадыр төннәрен каравыл тора. Хәер, ул да акча аз төшә дип зарлана. Ә Халидәнең әнисе Хәмдия апа кемнәргәдер барып кер юа, өй җыештыра. Кичә генә әле ул Гөлбану әнисен дә үзенә ияртте. Кемнәргәдер юрган сырганнар. Ә кичен, бәхет кошы тоткандай куанышып, якты йөз белән кайтып керделәр. Кулларында – күпереп пешкән бербөтен ак күмәч. Кайтып керүгә, Халидә белән Гөлбануга берәр телем кисеп тә бирделәр. Тәмле дә булды соң! Кичен, әтиләре кайткач, чәй янында тагын берәр сынык өлеш чыгардылар. Их, бу кешеләр гел юрган гына сырдырып торсыннар икән!

      Бүген менә ашыйсы килүенә түзәр чама калмады. Күмәч түгел, каткан икмәк сыныгы да юк. Җитмәсә, күңелсез тагын. Халидә белән уйнау да туйдырды. Йөри дә белми бит! Бергә-бергә урамга чыгарлар, шәһәр күреп йөрерләр иде.

      Шундый уйлар белән Гөлбану әкрен генә ишекне ачты, борынын гына чыгарып, коридорга күз салды. Баш-башындагы тәрәзәләре яртылаш ябылган озын коридор бөтенләй буш иде. Гөлбану кыяр-кыймас кына коридорга чыкты… Шулай да ишек катыннан китәргә шүрләде ул. Адашуың бар… Әнә бит никадәр ишек… Җитмәсә, барысы да бертөсле. Эзлә аннары…

      Гөлбану үз бүлмәләренең ишегенә аркасы белән терәлеп утырды. Ара-тирә кешеләр үткәләп тора яки бер ишектән чыгалар да икенчесенә кереп китәләр. Менә күрше бүлмәдән ду килеп бер кыз белән ике малай атылып чыктылар. Нәрсәдер бүлешә алмаганнар булса кирәк. Чыр-чу килеп түрдәге тәрәзә янында тартыша тордылар. Әмма кыз җитезрәк тә, көчлерәк тә икән, җәнҗал чыгуның сәбәпчесе булган ниндидер тәти аның кулында иде инде. Бу тавышка бүтән бүлмәләрдән дә балалар йөгереп чыктылар һәм Гөлбануны күреп алдылар…

      Иң элек аның янына теге усал кыз йөгереп килде. Чәчләре тузгыган, үзе яланаяк. Ишеккә аркасы белән терәлеп утырган Гөлбануны баштанаяк күздән кичерде дә:

      – Как тебя зовут? – дип сорады.

      Бер кәлимә русча белмәгән Гөлбану бу кыз, мөгаен, теге яман үкереп кешеләрне эшкә чакыра торган завод турында сорый торгандыр инде дип уйлады һәм шунда ук, завод гудогы кебек сузып: «У-у-у!» – дип кычкырып та җибәрде.

      Яннарына җыелырга өлгергән сәләмә киемле малай-шалай, пумала башлы кызчыклар тәгәрәшеп көлә башладылар. Кемдер ул булып кабат улап күрсәтте. Яңадан көлештеләр. Алгы ике теше төшкән, каешланып беткән түбәтәй кигән малай, эче катып көлә-көлә:

      – Их, тиле!.. Галя бит, синең исемең ничек, дип сорый, – диде.

      Әлеге кызның исеме Галя икән. Гөлбану да исемен әйтте. Барак балалары белән танышу шулай башланып китте.

      Икенче көнне дә Гөлбану янына беренче булып Галя йөгереп килде. Ямаулы күлмәк итәге эченә үзенең каралып беткән чандыр тезләрен яшереп, Гөлбану каршына чүгәләп утырды да ямауга охшап торган кесәсеннән бармак башы кадәрле зур бер мәрҗән чыгарды.

      Гөлбануның да сер бирәсе килмәде. Бишмәт кесәсендә шомарып беткән орчык ташы бар иде. Шуны чыгарды. Галяның күзе дүрт булды. Икесе дә телләрен шартлатып, бер-берсенең уенчыгын макташтылар, аннары бергә уйнадылар. Берничә көннән соң, аяк астын катыра төшкәч, Гөлбану, үзе кебек балаларга ияреп, барактан да чыгып йөри башлады.

      Күбрәк Галя белән йөрде ул. Көннәрнең берендә Казан суы буена да