Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

Баштарак ул әлеге кошны Яныш сыман хәшәрәт старшиналар гамәлендә күрде, аннан Котлымөхәммәт морза Тәфкилев яндырган авылларның кара күмергә калган урыннарында очраткандай булды, соңрак исә үтә хәйләкәр, икейөзле Неплюев генерал иңнәрендәге алтынланган тасмада, күкрәгенә падишаһ кулы белән тагылган ялтыравыклы бүләктә чалымлады. Вә әй хәсрәт, куштан старшиналарга да, пайтәхеттән ишетелгән һәр «әч» кә «түч» дип торган түрә вә генералларга да сыешып бетмәгән икән ул Каракошның җисеме, бары тик шәүләсе генә булган икән алар гамәлендә. Ә теге ерткыч кош үзе бик еракта булып, исеме падишаһ дип атала мәллә?» Юк-юк, падишаһ кына да түгел, патшалык!

      Бәс шулай икән, ул кара көчтән котылмак юк. Дансыз-шансыз салкын үлем көтә аны. Бу өнсез-шыксыз утрау аның падишаһка барыр юлында иң соңгы ям ыстаны түгелме соң? Әлбәттә, шулай. Әлеге ямнан чыгу юк, алда – мае бетеп, сүнеп бара торган шәм сыман, акрынлап бетү генә.

      А, юк, тиз генә бирешә торганнардан түгел Баһадиршаһ! Ул әле теге Каракош күкрәгенә килеп кунгач та тарткалашыр, көрәшер, сугышыр. Тик ничек? Бу үлем базыннан качып, билгеле.

      Батыршаның бер-беренә тагылган куллары ихтыярсыз аска төштеләр, аягына үрелделәр. Ул, караңгыда кармаланып, богау боҗрасы ышкылудан каешланып, нечкәреп калган чәлтерен капшады, шомарып беткән тимер боҗраны эләктереп алды. Аннан, аягының йөзен бик нык турайтып, боҗраны аска шудыртты. Еллар буе күнектерелгән аяк та, боҗра да җайга килеп тора – тимер кыршау, ансат кына шуып, чыгып ук китте. Батырша елмаеп куйды – аяктагы богаудан бик тиз котылырга була бугай. Сирәк-мирәк кенә йөрергә чыккан көннәрендә шул тарафтан әтәч кычкырганын ишеткәне бар. Димәк ки, богау- лы куллары белән дә йөзеп чыгачак. Тик бу таш ләхеттән ничек котылырга да, шыксыз әҗәл базының җиде сажинлы диварына ничек менәргә? Хәер, зобанилар кулыннан ычкына алса, баскычын табар анысы. Ә нишләп ычкынмаска? Йөрергә чыккач, янәшәсендәге бердәнбер сакчыны богавы белән сугып үтерүе берни түгел. Аулаграк чак икән, диварлар өстенә менү дә кыен булмас. Тик ничек төшәргә теге якка? Су кальга кырыенда ук түгел бугай. Килгәндә үз күзләре белән күрде лә: диварлар төбендә ком-таш өеп ясалган тар утраулар. «Аларга тирән чокырлар казылып, су тутырылган», – ди Гриша. Сикерү мөмкин түгел дигән сүз. Әх, бау булса! Юк, ялгызың гына качу турында уйлыйсы да юк. Бердәнбер өмет Гришкада, мондагы миһербанлы бәндәдә. Ул дилбегәләр табып бирсә…

      Батырша тынычлап калгандай булды. Салкын богау боҗрасын кабат аягына кидереп куйды да күзләрен йомды. Ул да түгел, үзенең каядыр төшеп барганын тойды. Миендә исә ашкынулы уй соңгы кат яктырып сүнде: качарга, качарга!

      Бераздан инде ул ябылган кысан сасык баздан баһадирларча гырылдау гына ишетелә, ә тышта 1762 елның 28 июнь кояшы чыгып килә иде.

      Абдулла

      Беренче бүлек

      Унтугызын тутырган Абдулланың бөтен Уфа провинциясендә ат алган мәшһүр Тайсуган мәдрәсәсенә икенче кышын укырга дип килгән елы иде. Тәгаене шул: