Название | Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада |
---|---|
Автор произведения | Фатих Карим |
Жанр | Поэзия |
Серия | Классическая татарская поэзия (Классик татар шигърияте) |
Издательство | Поэзия |
Год выпуска | 1945 |
isbn | 978-529-803742-6 |
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
1935
Дулкынланып китте ак болыт
Коңгырт күзләреңне кыса төшеп,
Югарыга табан карадың,
Күзәттең син йөзгән болыт белән
Җиргә чаклы булган араны.
Җылы көлү белән каршыланды
Күксел комбинезонны киюең…
Елмайсаң да калтыратты никтер:
– Сау булыгыз, киттем! – диюең.
Үзең сизми кыстың тешләреңне,
Самолётка менгән чагыңда,
Пропеллерның ярсып көч алуы
Бер кискенлек бирде тагын да.
Һәм самолёт, канатларын җәеп,
Аккош сыман башта йөгерде,
Гадәтенчә, безнең баш очында
Түгәрәкләр ясап йөреде.
Болытларга таба омтылдың син,
Ак яулыклар болгап күрештек.
Ерагайды ара,
Соң әллә без
Җиргә утырып түбән төштекме?
Ерак киттең,
Тик күңелдә калды:
– Сау булыгыз! – диеп дәшүең.
Иң тәкәббер болытларга чаклы
Күтәрелде синең яшьлегең.
Мамыкланып торган кар тавыдай,
Күктәге бер болыт астында
Йомшак саклык белән
самолётның
Канатына чыгып бастың да
Сикердең син киң бушлыкка,
Дулкынланып китте ак болыт,
Ниндидер көч һәммәбезнең
Йөрәкләрен кысты шулвакыт.
Йолдыз булып түбән атылганда,
Яулыгыңны әллә җил алды…
Менә,
Зонтик чаклы ап-ак чәчәк тотып,
Син һавада кинәт тукталдың.
Ә самолёт йөри әйләнәңдә,
Ул кыйгачлап китә тын гына,
Сөйгән балаларын очырырга
Өйрәтүче ана кош сыман.
Күктән сикереп төшкән җир кызын без
Каршыларга куллар сузсак та,
Җил бирмәде, һаман тирбәлдереп
Алып китте сине еракка.
Башың кырын салып тирбәләсең
Һәм болгыйсың безгә кулыңны,
Шатлан, әйдә, авыр көрәшләрдә
Сине саклый торган юлың бу.
Самолётлар белән бизәлгән күк,
Яңгырый күктә яшьләр җавабы:
– Җиңү көрәшендә юл итәбез
Ак болытлар йөзгән һаваны.
1935
Көтәм сине
Яшь наратка сөялеп көтәм сине,
Үләннәрне сыйпап, җил исә…
Дулкынланып китәр чәчкә исе,
Яулыгыңны болгап син килсәң.
Юлларыңа йомшак нурын сибеп,
Йолдыз диңгезендә ай йөри;
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире.
Күзләремә никтер очрамыйсың,
Алар сине эзләп йөрсә дә…
Мин