.

Читать онлайн.
Название
Автор произведения
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска
isbn



Скачать книгу

әшләр белән Гөлүзән дигән авылга килеп төштек тә, бишебезне дә колхоз комбайннарын ремонтларга, ашлык киптергеч КЗС агрегатын монтажларга куйдылар. Эшләгән бар, нәрсә аны. Бишкуллап ризалык бирүләрен күргәч, күңелләр үсеп китте. Уракка төшәргә күп калмаган. Ашыгырга куштылар. Нәкъ бер атнадан Сабан туйлары икәне дә онытылды.

      Ире сугышта калган бер әбигә фатир төштек. Саламы-печәне, утыны булыр шунда, дигәч, әбкәебез яшәрепләр китте. Чабып кына йөри. Урын-җиребез чиста. Тамак тук. Көтү куганда уята. Бер айдан кесәләребез акчадан бүселеп чыгасын исәпләгәч, мин абзагыз – «бугор» ның баш күктә. Хуҗабикә Сәгадәтбану апа, минем шабашниклар башы булуымны танып, гел сөйләштерә, янымда сырпалана, кай як кешесе икәнемне беләсе килә. Ә мин әйтмим. Тел яшерәм. Урындагы кешенең безләр сыман гаиләсен калдырып, акча ягын кайгыртып йөргәне ул чакта җүнле әйбер саналмый иде шул. Үземнең туган авыл без эшләгән Гөлүзәннән биш чакрымда гына булса да, танымаулары хәерле…

      …Ул төндә мин яман төш күрдем дә куркынып уянып киттем. Идәндә тәгәрәшкән иптәшләрем – бригадам ишетмәдеме, сизмәдеме икән инде дип, оялып кына ята торгач, тагын изрәп кителгән. Арткы ызбада әбиләрнең медер-медер итеп нидер сөйләшкәненнән күзләр ачылды. Яктырган иде инде.

      – Сәгадәтбану апа, ник уятмадың инде, җә? – дигәнем сизми дә калынган. – Нәрәткә соңарткансың бит.

      – Нинди нәрәт инде ул, бала? – диде хуҗабикә. – Бүген кәнсәләрдә эт тә юк бит.

      – Ник?

      – Чү! Сабан туе ич, канәтем. Безнең авыл, нәни генә булса да, Сабан туенда ялтырап ала шулай. Ата-бабадан калган…

      Иптәшләрем дә уянды. Көтәләр сабыр гына яткан көе. Беләм инде, шундый көнне дә тимер-томыр арасында майга катырып йөртсә, Бугорны һич кичерәселәр түгел.

      – Ярый, ярый, зимагурлар, – дидем. – Разгрузка көне игълан ителә. Әшнәк татарлары әйтмешли, «Сәйпулла праҗнигы!»

      Ятам шулай илле ягына авышкан ирне елаткан баягы яман төшне анализлап. Арткы ызбада өч әби рәхәтләнеп чәй эчә. Өреген-йөземен, затлы кәнфитен район үзәгеннән Сәгадәтбану апага күчтәнәч итеп үзем алып кайткан идем. Менә ятам хәзер иркәләнеп, үз шәемә үзем куанып.

      – Баягынак, кәҗә арканлап менешли, инеш буендагы тирәклектә Мәрәкә очрады, – диде табында дымык кына утырган, мин белмәгән әби.

      – И-и-и, Сылу апа, җанашым… Бу юлы да кузгаласы иткәнмени? Менә авышкан диген син аны, име? – Боларын мин белмәгән өченче әби әйтте.

      – Сабан туе икәнен каян чамалый икән соң ул бичаракай, бәбкәм? – дигәнен хуҗабикәбез Сәгадәтбану әйтте. – Бу юлы да авылның дүрт тарафындагы дүрт юлга чыгып яшь коярмы икән инде, и Ходаем?

      «Мәрәкә» дигән сүз ишетелүгә имәнеп киттем. Чәйләгән әбиләр гәбенә тыкшынып, кайтарып сорасаң, безнең әшнәкләр әйтмешли, «Газиз Шакиры булып, хатын-кыз сүзенә колагыңны шомартмасана!» дип әйтерләр сыман иде.

      Әбкәйләр әппәр әйтеп табыннан купкач, юынып-ясанып, Сәгадәтбану апа пешереп куйган бер табак бәрәңгегә ябырылдык. Шәп бара, чукынмыш, алда сөт, катык, атланмай да торгач.

      – Нәрсә, зимагурлар, Сабан туе шашлыгына әчегән, аның каруы җылынуы таман сырасына урын калдырмыйбызмыни? – дип шаяртты ашлык киптергеч агрегат монтажлаган чактагы җитезлеге аркасында «үрмәкүч» кушаматы алган иптәшебез Ришат. Бу аның «Сабан туенда типтерик әле, Бугор» дигәнгә ишарәләве иде.

      – Эш качмас… – дидем.

      Тавык йомыркасы тулы иләк күтәреп кергән хуҗабикәгә, түзмәдем, сүз каттым:

      – Апа, авыр булса да, әйтче. Кем ул Мәрәкә?

      – Улмы? Әй, бар инде бездә бер әйбәт әби. Тилемсә. Сиксәндә. Ялгызы. Өеннән чыкмый ята. Ашарына медсестрабыз илтеп бирә. Үзе исәрләнгән булса да, өе, өсте-башы чип-чиста.

      – Ул кешенең исеме…

      – Исеме бар инде дә бит барын…

      – Марья түгелме?

      – Мәрьям шул.

      – Сабан туе җитсә, тәмам кояш баеганчы, авылга кайта торган юлларда, нидер көтеп җылый-җылый, җыру җырлап йөрмидер ич?

      – Йөри шул. Интегеп бетә. Син, олан, ул дивананы каян беләсең? Бер-бер туганы-фәләне түгелсеңдер ич?

      – Түгел, апа. Мәрәкәнең бер генә чыбык очы да юк. Булмаган да. Фазылыннан башка…

      Сәгадәтбану апа өнсез калды.

      – Сабан туе көнне өемә килеп, эчен бушатып, чәй эчеп китә торган иде. Ел саен. Бу юлы нишләр менә? Бик беткән, өшәнгән, дигәннәр иде, – диде ул, игә килгәчрәк. – Юлда елап йөрүе шуның өчен – ирен сугыштан көтә-көтә, башына бәргән…

      – Беләм, – дип бүлдердем мин апаны, – иртәгә Сабан туе дигән көнне никахлары булган да, иртәгесен Рыбныйдан парахут белән ирен сугышка апкиткәннәр. Киткән дә…

      – Тукта! Син, олан, бер-бер калдун-мазармы әллә?

      – Тимер телен беләсең, диләр диюен. Тик, апа бәбкәм, ул Мәрьям Мәрәкә бит безнең авылныкы.

      – Юк. Саташма. Үзебезнеке – Гөлүзәннән лә.

      – Эре сөякле, озын торыклы әби ул безнең.

      – Ялгышма. Чыпчык хәтле генә дип йөртәбез. Солдатка. Әйдә соң, үзен күрсәтәм…

      – Юк-юк, апа. Яман төш күрдем. Куркам… Мәрәкә кыйссасын