Акмулла

Список книг автора Акмулла



    Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…

    Акмулла

    Мифтахетдин Акмулла татар шигъриятендә җәдитчелек чорын башлап китә. Аның иҗаты XIX йөз татар әдәбияты үсешенең үрнәкләреннән берсе булып тора. Акмулла XX йөз башы әдипләренең рухи укытучысы да санала. Еллар узган саен, аның әсәрләре, киңрәк танылу алып, укучы күңелен үзенә көчлерәк җәлеп итә. Бу китапта тәкъдим ителгән әсәрләре, элек басылган җыентыклары нигезендә, яңача фәнни карашларга таянып бирелде.

    Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

    Акмулла

    Мифтахетдин Камалетдин улы Акмулла (1831–1895) – татар, казакъ һәм башкорт әдәбиятларында тирән эз калдырган олы шагыйрь, фикер иясе. Шагыйрьнең тууына 190 ел тулу уңае белән әзерләнгән бу җыентык өч бүлектән тора. Беренче бүлеккә – мәгърифәтчелек идеяләрен пропагандалауга багышланган әсәрләре, икенче бүлеккә – төрмәдә иҗат ителгән шигырьләре, өченче бүлеккә фәлсәфи уйланулары, үткен, тапкыр парчалары һәм төрле шигырьләре тупланды. Китап аңлатма һәм искәрмәләр, кыскача текстологик күзәтүләр белән тәэмин ителде. PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)