Язмышым нуры. Иман Юлы. Рузил Фазлыев

Читать онлайн.
Название Язмышым нуры. Иман Юлы
Автор произведения Рузил Фазлыев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 9785005957399



Скачать книгу

image0_63be69603cca6fc87579867a_jpg.jpeg"/>

      Олы юлга җыенганда

      Без иң элек Мәккә Мәдинәгә җыенабыз икән алдан әзерләнергә тиешбез. Максатыбыз нинди… дөрес ниятебез булырга тиеш. Кылынасы гамәлләребезне… Пәйгамбәребезнең, ул чорның тарихы белән танышу мөhим. Гади экскурция генә булмыйча ул изге җирләрдәге изге гамәлләрның савапларын алырга насый булырлык итеп башкарып чыгарга тырышу дип кабул итү кирәк.

      Документларны тапшыргач 1 айлап шул эшләр белән мәшгуль булдым чакыру хәбәре килгәнче.

      Шулар турында бераз танышып китик.

      Мәккә ул кыйбла

      Китабында …без бу Йортны (Кәгъбәне) кешеләр бергә җыелсын дип, иминлек урыны иттек», – ди Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 125 нче аятендә Җир йөзендә Үзенә гыйбадәт кылу өчен булдырылган беренче Йорт – Мәккәдә салынган Бәйтуллаһ турында. Гарәпләргә генә түгел, бөтен галәмнәргә бәрәкәт һәм һидәят буларак төзелде Аллаһның әлеге Йорты.

      Ерак вакытларда Адәм галәйһиссәләм, Җәннәттә яшәгәндә, Бәйтел Мәгъмур дигән урында Раббысына һәр көн гыйбадәттә булды. Шуның тирәсендә көн саен 70 мең фәрештә таваф кыла. Икенче көнгә аларны шул ук сандагы башка фәрештәләр алыштыра. Ягъни һәркөнне 70 мең яңа фәрештә Бәйтел Мәгъмурны таваф кыла. Адәм белән Һәва, Җәннәттән чыгарылганнан соң, Аллаһ Адәм галәйһиссәләмгә Үз катыннан Җиргә бер ак таш төшерде. Шул ак таштан чыккан нурлар бүгенге көндә «Әл Харам» мәчетенең диварларына төшеп калган.

      Бу ак таш төшерелгәннән соң, Адәм аның янына чатырсыман бер җайланма корып куя һәм Аллаһ әмере илә көн дә җиде тапкыр таваф кыла —гыйбәдәт урыны тирәли әйләнә.. Кайбер галимнәр исә, мәсәлән, Ән-Нәваи Кәгъбә фәрештәләр тарафыннан төзеп куелды дигән фикердә. Аның озынлыгы 30 терсәк (15 метр), биеклеге 27 терсәк, киңлеге 22 терсәк тәшкил итә. Шис галәйһиссәләмнән соң Кәгъбә җимерелә, Аны Ибраһим галәйһиссәләм улы Исмәгыйль белән нигезеннән күтәреп куялар. Өченче мәртәбә җимерелгәннән соң, Кәгъбәне торгызу эше пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Аллаһтан вәхи иңә башларга биш ел кала, ягъни аңа 35 яшь вакытта насыйп була. Аның тарихы болай: Кәгъбәтуллаһны өченче мәртәбә гарәпләрнең корәеш кабиләсе төзи. Кара ташны урынына күтәреп куяр вакыт җиткәч, туктап калалар, чөнки аны бөтен гарәп кабиләләре бергә тупланган чагында капкадан кем килеп керә, шул куярга тиеш дигән ышану була. Шул вакытта Рәсүлебез (с.г.в.) пәйда була. Кабилә башлыклары: кара ташны син күтәреп куярсың, диләр. Рәсүлебез (с.г.в.), чапанын салып, дүрт ягыннан дүрт кабиләнең дә берәр кешесенә тотарга куша, ә үзе ташны уртага салып куя. Әнә шулай Кәгъбәтуллаһны өченче мәртәбә гарәпләрнең барча кабиләсе бергә җыелып төзеп куя.

      Аннан вакытлар узып, Кәгъбәтуллаһның диварлары какшый башлый. Габдулла ибне Зүбәер атлы сәхабә аны янәдән төзетә. Габделмәлик ибне Ән Мәрван дигән хәлифә соңгы мәртәбә Кәгъбәтуллаһны яңартып куя. Бүгенге көндә дә шул Кәгъбә тора әле. Биредә шунысын ачыклап үтү кирәктер: Кәгъбәтуллаһның асылдагы нигезе Адәм галәйһиссәләм заманыннан ук килә, сүз бара аның искергән-тузган саен диварларын яңартып салу турында.

      Кайберәүләр Кәгъбәтуллаһ белән аның янындагы мәчетне бутыйлар. Чынлыкта Кәгъбәтуллаһ янында беренче мәчетне Гомәр ибне Хәттаб төзетә, аңынчы Кәгъбәтуллаһ тирәсе койма белән уратып алынган була. Хаҗ кылучылар күбәйгәч, халык бу урынга гына сыймый башлый һәм Гомәр (р.г.) шунда якын яшәүче кешеләрдән йортларын сатып алып, Кәгъбәтуллаһ ишегалдын киңәйтә. Госман бин Гаффан хәлифәлек иткәндә Хаҗ кылучылар тагы да күбәя һәм ул да мәсьәләне Гомәр (р.г.) шикелле хәл итә. Аның артыннан Габдулла ибне Зүбәер, соңыннан Габделмәлик ибне Ән Мәрван шулай ук эшлиләр. Моннан 30—40 еллар элек мәчет соңгы тапкыр киңәйтеп төзелде. Кәгъбәтуллаһ – мөселманнарны гына түгел, бөтен халыкны һидәяткә илтүче мәркәз.

      Шушы изге йортыбызга ел саен миллионлаган мөселман Хаҗ кылырга килә. Рәсүлебез (с.г.в.) безгә: «Хаҗ кылу – фарыз», – дип әйтеп калдырды. Сәхабәләрнең берсе: «Ел саенмы?» – дип сорады. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа: «Гомерегезгә бер мәртәбә, – дип җавап бирде, – калганнары нәфел була». Ягъни үз гомерегездә 50 мәртәбә Хаҗ кылсагыз да, шуның бары берсе фарыз булып язылыр. Хаҗ кылуның вакыты – адәм баласы балигъ булганнан алып үлгәнчегә кадәр. Рәсүлебез (с.г.в.) соңгы Хаҗны һиҗрәнең 10 нчы елында кылды. Аңа ияреп 100 мең кеше, 450 чакрым араны узып, Мәккә шәһәренә барды, Гәрафәт тавында Пәйгамбәребез (с.г.в.) соңгы хөтбәсен сөйләде..

      Шул вакыт Рәсүлебезгә (с.г.в.) «Маидә» сүрәсенең 3 нче аяте иңде: «…Бүген сезнең динегезне мөкәммәл иттем, сезгә дигән нигъмәтемне тәмам иттем вә сезнең өчен әзерләнгән Ислам динен хуп күрдем…» Гәрафәт тавындагы бөтен кеше шатлана, бер Гомәр (р.г.) елый! Рәсүлебез (с.г.в.) аннан: «Ник елыйсың?» – дип сорый. Гомәр (р.г.) җавап бирә: «Йә, Рәсүлүлла, һәрнәрсә үсә камилләшкәнчегә хәтле, камил булгач, ул кими башлый. «Дөрес әйттең», – ди шулчакта Пәйгамбәребез (с.г.в.).

      Сахәбә Гомәрдә (р.г.) Аллаһтан бирелгән алдан күрү сәләте бар иде, ул тормышка аек акыл белән карады, аек фикер йөртте, бүгенге көн белән генә түгел, алга карап эш итә белде. Шуңа күрә аны Рәсүлебез (с.г.в.) сүзләре аеруча тетрәндерә һәм юкка түгел: Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң ук, әле җәсәде җиргә