Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус

Читать онлайн.
Название Кыпчак кызы / Кипчакская дочь
Автор произведения Миргазиян Юнус
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03598-9



Скачать книгу

ә теләмәгәндәй, бу кырыс яшәеш чикләреннән, безнең заман ягына чыгып, үзенә өстәмә яшәү-гомер яулап алган классикларыбыз иҗатын да әдәбият тарихы белми түгел, белә! Миргазиян Юныс – әнә шундый сирәк бәхеткә ия булган күренекле язучыларыбызның берсе. Аның иҗат юлы башлангычы «Безнең өй өянкеләр астында иде…» (1964) хикәясе, «Биектә калу» (1979) повесте киң катлам укучылары күңелен яулап алган XX йөзнең алтмышынчы-җитмешенче елларына барып тоташса, татар иҗтимагый-азатлык фикерен көрәш мәйданына чыгаруда зур роль уйнаган публицистик әсәрләре башлыча үзгәртеп кору чорында (туксанынчы елларда) танылу алды (2002 елда басылган «Альбатрос язмышы» исемле китабына 2004 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде). Әмма бүген бернәрсә ачык: әдипнең нәфис әдәбият әсәрләре һәм публицистик әдәбиятта кузгаткан милли һәм гомумкешелек яшәеше проблемаларына багышланган мәкаләләре шулкадәр актуаль һәм колачлы ки, аларның нәкъ менә киләчәк көннәргә күбрәк каравына – тулаем XXI гасыр әдәбияты кысаларында яшәүләрен дәвам итүенә елдан-ел ныграк инана барасың. Димәк, язучы иҗаты үзе яшәгән чор белән генә чикләнми, ул замандаш әдибебез булуын бүген дә раслап килә. Шуңа М. Юныс каләменнән төшкән һәрбер әсәрнең, язманың әһәмияте чиксез зур, чөнки ул, бүгенгене кичеп, киләчәк ягына бара.

      Язучының әлеге китапта тәкъдим ителгән ике яңа романы һәм публицистик әсәрләре үк инде аның әдәбиятыбызны әйдәп барган яңа заман әдибе икәнлеген ачык күрсәтеп тора. Дөресен әйткәндә, М. Юныс әдәбиятыбызда үзенең тулы хокуклы чын яшәеш чорына әле яңа кереп кенә бара. Иҗатының тантана итәр көннәре әле алдагы елларда! Татар халкы өчен ул – чын-чынлап XXI гасыр һәм киләчәк әдибе!

      Укучыларыбыз яхшы хәтерли торганнардыр: язучының 2003–2007 елларда «Рухият» нәшриятында һәрберсе саллы (36 табаклы) биш томы басылып чыккан иде. Вәгъдә ителгән алтынчы томның бүген, Татарстан китап нәшриятында басылып чыгуы укучыга олы куаныч китерер дип уйлыйм. Әдипнең зур иҗатын тулаем барлау, өйрәнү һәм, әлбәттә инде, аны бастырып чыгару эше исә әле алда тора дип өметләник. Әдипнең күпсанлы көндәлек язмалары, хатлары әдәбиятыбызның вөҗдан сакчысы булган әлеге шәхес иҗатын күзаллау өчен генә түгел, гомумән, татар әдәбиятын табигый тирәнлегенә төшеп өйрәнүдә дә чиксез әһәмияткә ия икәнлеге шиксез… Монысы инде турыдан-туры киләчәк буыннарның яшәү кыйбласын ачыклау ихтыяҗына бәйле.

      Тәкъдим ителгән китап басылмаган ике яңа романны, әдипнең кайбер публицистик мәкаләләрен, әдәби-тәнкыйди язмаларын үз эченә ала.

      Сүз уңаенда язучының «Кыпчак кызы» романы турында җентекләбрәк тукталып үтәсе килә.

      Миңа М. Юнысның «Рухият»тә дөнья күргән биш томын төзеп, редакцияләп, басмага әзерләп чыгарырга насыйп булды. Уйланылган алтынчы томга керәсе «Кыпчак кызы» романы дөнья күрә алмый калды. Әмма әсәрне язу, китап итеп әзерләү эше шушы үткән дистә ел буена тукталмады.

      «Кыпчак кызы» әсәрен Миргазиян абый редакторының: «Берәр мәхәббәт әсәре дә бирсәгез, укучыгыз сезгә бик рәхмәтле булыр иде», – дигән сорау-теләге белән еракта калган яшьлек елларын искә төшереп яза башлаган иде. Әмма бу әсәр дә, гади бер мәхәббәт кыйссасы гына булып калмыйча, халкыбызның тирән тамырлы үткән рухи мирасы һәм аның шактый фаҗигале киләчәк язмышы турында авторның тирән уйлануларын да үз эченә туплады. Аның эшләү принцибы да үзенчәлекле булып чыкты. Һәр язылган бүлеген автор үзенең таләпчән редакторына биреп укытып алырга кирәк тапты. Икебезнең дә Мәскәүдә яшәвебез һәм еш очрашып торуыбыз бу яктан бик уңай иде. Әсәрнең беренче бүлектәге камертоны табылганчы унга якын вариант язылды. Соңыннан әдип, язылып беткән бүлекләрне әледән-әле бандероль белән юллап, Казанга җибәрә башлады. Мин исә, укып чыгып, фикерләремне, киңәшләремне биреп, текстны машинка битләренә салып, чиста битләрне төзәтергә кире җибәрә идем. Ләкин Миргазиян абый, өр-яңа иҗат ашкынуы белән, кулъязманың таныр җирен дә калдырмыйча, текстны яңабаштан редакцияләп чыга иде. Инде бу төзәтелгән кулъязманы мин, кабат компьютерда җыеп, чиста вариантта кабат үзенә кайтарам. Өендә компьютеры булса да, ул анда җыярга өйрәнмәде, машинкада да үзе басмады, чөнки тимер клапанлы йөрәгенә ярамый иде. Шуңа ул әсәр вариантларын бары тик кулдан гына язып җибәрә иде.

      Әмма безнең җиде елга сузылган эшчәнлегебез барыбер азагына барып ирешә алмады. Әдипнең вакыт-вакыт иҗаттан, гомумән, сүрелүе, авыруы, минем дә өсте-өстенә өелгән үз мәшәкатьләрем эшне тоткарлады булса кирәк. Миргазиян абый мәңгелеккә киткәндә, әсәр тәмамланмаган көйгә вариантлары белән торып калды. Кайбер сюжет сызыкларын, гомумкомпозицияне ахыргача хәл итеп бетерергә кирәк иде. «Баш героиняны нишләтергә?» дигән сорау да эленеп калгандай булды. Шунысы куанычлы: язучыдан мирас булып бик күп чишелеш вариантлары калды.

      Текст иҗади эшләнү процессында тукталды. Шуңа күрә корабль-лайнер яисә герой исемнәре генә дә 3–4 төрле булып саклануы бик табигый иде. Әсәр баштагы вариантларның үстерелүе, тармаклануы, акрынлап авторның элек басылган роман-юлъязмаларының дәвамына әверелеп, тетралогия, үзе язганча әйтсәк, мегороманга таба үзгәреш кичерде.

      Бу китапны басмага әзерләгәндә, авторның үз кулы белән бербөтен итеп күчергән алты бүлектән торган әсәре нигез итеп алынды. Бүгенге ун бүлектән торган әсәрнең дүрт бүлеге исә язучының караламада