Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами

Читать онлайн.
Название Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?
Автор произведения Рафкат Карами
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2015
isbn 978-5-298-02905-6



Скачать книгу

аргалый. Аларда татарча көрәш секцияләре эшли, тренерлары бик шәп. Хөрмәт ул остазлардан күп нәрсәгә өйрәнде. Ләкин комендант та, тәрбияче дә, ялынып-ялварып дигәндәй, аның китмәвен үтенделәр. Чөнки ул – үзе кебек үрнәк, актив егетләрдән торган сугышчан комсомол дружинасының җитәкчесе. Ә биредә яшәүчеләрнең тәртип ягы чамалы – узынып китүләр, тукмашулар еш кабатлана. Гәрчә теш кайрап йөрүчеләр булса да, күпчелеге солдат шулпасы эчкән дружиначылар тулай торакны үз кулларында нык тоталар. Укуын исәпкә алып (Хөрмәт быел физкультура институтына читтән торып укырга керде), аңа аерым бүлмә бирделәр. Шуларны уйлап китмәскә булды: әле бу тулай торак подвалында да егетләрне көрәш серләренә өйрәтә бит ул.

      Хөрмәт уникенче автобустан төште дә, юл аркылы чыккач, урам чатында туктап калды һәм үзалдына елмаеп куйды: шәһәр уртасында диярлек атлы арба тора, ике авыл кешесе, ирле-хатынлы булсалар кирәк, бәрәңге саталар.

      Абзый колакчынын артка каерып бәйләгән бүрек кигән, өстендә бишмәт, авызына папирос капкан. Хатыны да янында басып тора: башында ак яулык, өстендә кара жикет, аягында резина боты. Алар, терсәкләре белән арба үрәчәсенә таянып, тыйнак кына сөйләшәләр.

      Җирдә ике-өч капчык, берсенең өсте ачык, янәшәдә чүмәләкәй бәрәңге тулы ак чиләк.

      Ат башына солылы капчык бәйләнгән. Бахбай, башын ия төшеп, солы каба, аннан башын күтәребрәк ашый, берөзлексез колакларын кыймылдата: әле турайта, әле як-якка җәя. Ат яңадан башын ия дә капчыкны селки, күрәсең, солы өскә күтәрелә…

      Хөрмәт, бөтен дөньясын онытып, читкәрәк китеп карап тора – күңеленә якын гади авыл кешеләрен күзәтә. Гәрчә үтеп-сүтеп йөрүче кешеләр очраса да, бәрәңге алучы юк. Ә, менә бер хатын бәрәңге алды.

      Хөрмәт кибеткә барып килде дә тагын читтән генә күзәтә башлады. Үз туганнарыдай якын тоелган бәрәңге сатучылар, арба кырына сөялеп, колбаса белән булки ашап торалар. Баягы капчык сатылып беткән, икенчесен башлаганнар. Атның да солысы азайган, ахры, як-якка караштыра, арт аякларын авыштырып, гәүдәсенең авырлыгын әле бер, әле икенче аягына төшерә; ашаганда, капчыгы селкенеп куя.

      Күп тә үтмәде, сатучылар янына өстенә плащ кигән эшләпәле ир-ат килеп басты. Ул ике бармагы белән генә бер бәрәңге алып карады. Бәрәңгене чиләккә ташлагач, бармакларыннан җир тузанын кагып, кулын кесәсенә тыкты, тегеләр белән сатулашырга кереште. Хатын ризыкны, җыеп, төреп, куенына – жикет эченә тыгып куйды. Шәһәр кешесе, капчыкны ачып, янә бәрәңгене карады, ләкин кулын тидермәде. Кыйбатсындымы – сатып алмады, кулларын кесәсенә тыгып китеп барды.

      Хөрмәтнең ачуы чыкты. Тегеңә әйтәсе килде: «Агайне, син ул бәрәңгенең ничек үскәнен беләсеңме соң? Аның әнә шул ирле-хатынлы авыл кешеләренең сөялле, яргаланган, каралган, бармаклары кәкрәеп торган, әмма эш сөючән куллары аша ничә тапкыр үткәнен беләсеңме? Аны үстерергә күпме хезмәт киткәнен, тир түгелгәнен беләсеңме? Кыйбат, имеш. Хет бер тапкыр гына үстереп кара! Аннан белерсең кадерен… Хәер, син дә кайдадыр эшлисеңдер, әрәмтамак түгелсеңдер. Ләкин кыйбатсынма, ал. Авыл кешесе ачкүз түгел – беркайчан да бәянең артыгын куймый, үлчәгәндә дә бер-ике бәрәңгене өстәп сала әле…»

      Сатучы ат авызыннан капчыкны алды да күтәребрәк бәйләп куйды.

      – Аша, малкай, – диде һәм тәмәке кабызды. Абзыйның атын яратуы, аны ач тотмавы – үзенчә сыйлавы – әллә каян күренеп тора. Юкка гына халкыбыз, азыклы ат арымас, димәгәндер, әле аларның кире кайтасы да бар бит.

      Хөрмәт күзәтүен дәвам итте: бер карчык, аннары сумка тоткан ике хатын, рәхмәтләр әйтә-әйтә, бәрәңге алып киттеләр. Ә егет, авылын, анда калган әнисен сагынып, Казан уртасына килеп кергән атлы арбадан күзен алалмыйча, байтак вакыт карап торды. Аннары, кинәт нәрсәдер исенә төшкәндәй, тиз-тиз генә китеп барды.

      …Хөрмәт җиңелчә генә шакыды да, эчтән җавап биргәннәрен дә көтмичә, бүлмә ишеген ачты.

      Өстәл янында эчке күлмәктән генә торган Мәнвия нидер үтүкли иде.

      – Ой!.. – дип кычкырып җибәрде ул. – Керми тор. Мин хәзер!

      Хөрмәт ишекне япты, бер-ике адым артка чикте. Озак та үтмәде, өстенә халат киеп алган кыз үзе бүлмә ишеген киң итеп ачты һәм аны чакырды.

      – Кер.

      Ул кул биреп исәнләште дә Хөрмәтне кочаклап алды. Егет тә, кулындагы әйберләрен урындыкка куеп, аны кочты, иреннәреннән суырып үпте.

      Мәнвиянең сагынуы шулхәтле көчле иде, ул егетеннән күзен алалмады, кояштан да болайрак балкыды. Төптән юан, уртача буйлы, тыгыз тәнле бу егет Мәнвияне бөтенләй сихерләгән, дөресрәге, кыз үзе сихерләнгән иде. Кемнәр өчендер кысыграк кечкенә күзле, җәлпәгрәк борынлы Хөрмәт, бәлки, әллә ни искитәрлек егет тә түгелдер. Ә Мәнвиягә аның көчле, кыска бармаклы таза кулларына хәтле якын, тансык иде. Ул егетнең иреннәрен очлайтыбрак бөтен бите белән елмаюына хәтле сагынган иде. Мәнвия яхшы белә: Хөрмәтнең һәр кылган гамәле ихлас. Бәлки, ул шуның белән кызның күңелен яулагандыр да әле.

      Мәнвия, озак карап торуыннан оялып, Хөрмәткә урын тәкъдим итте һәм сораштыра башлады:

      – Кайчан кайттың?.. Ничек ял иттең?..

      Егет үзе җавап бирде, ә үзе күзләрен кыздан алалмады. Кара чәчләрен, уртадан юл ярып, баш артына өеп-төйнәп куйган, киң маңгайлы, кыйгач кашлы