Название | Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) |
---|---|
Автор произведения | Галимҗан Ибраһимов |
Жанр | Биографии и Мемуары |
Серия | Укучы һәм укытучы |
Издательство | Биографии и Мемуары |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-02332-0 |
Ике, өч, кайбер вакыт дүртәр-бишәр сәгать тә шул рәвешле үтеп китә. X. һаман китми, нуры белән балкып, матур гына утыра. Аны ятарга чакыралар, ләкин ул бик коры гына итеп кире җавап бирә.
Үзе һаман утыра. Мин моңа бик шатланам. Үземне аның янында, аңа карап яки үзеңне аның куәтле карашы астында итеп хис кылу ниһаясе[33] булмаган бер сәгадәт була.
Ул яңа унҗиденчедә. Шулай да бер адәмгә билгеләнгән. Ләкин ул аны яратмый, һәрвакыт, бигрәк тә минем алдымда, аны яманлап, җирәнгәндәй кылып сөйли.
Бу да минем өчен бик зур өмет һәм шатлык була.
Була төннәр: әнисе дә, хадимә[34] дә, теге фәлсәфәче карчык та, балалар да йоклыйлар. Мин үз бүлмәмдә рухымны тутырган ләззәтле хиссият эчендә утырам. Ул миңа янәшә залда ялгызы гына нидер эшли. Өй тын, бөтен заводларның вакыт-вакыт мәгънәсез акыруыннан башка һичбер тавыш-тын юк. Мин алдыма китап ачып куйган булсам да, якында гына аның ялгыз утыруын хис кылу миңа укырга юл бирми, күңелем үземне аңа алып китә. Башымда ул гына, аныкында да мин генәдермен кебек тоям. Ләкин һичбер сүз эндәшергә, берәр нәрсә кылырга куәтем җитми. Телим, ләкин булдыра алмыйм. Ул да шулайдыр дим.
Ул, ахрысы, миннән батыррак. Утырып йөдәгәч булса кирәк, үзенең нуры, ялкыны белән балкып, минем бүлмәмә керә дә, җитди, рухани бер елмаю белән күзләремә туры карап, матур тавышы белән:
– Сез мичегезнең душнигын ачып куегыз, җылы булса, йокларга рәхәт була ул! – ди һәм үзе килеп ача.
Мин, атылып урынымнан торып, юл бирәм дә:
– Мәшәкатьләнмәскә иде, рәхмәт… – дим. Артык бер сүз әйтергә вә һичбер хәрәкәткә куәтем бармый.
Ул чыга. Артыннан бүлмәм гаҗәп бер хуш искә тула. Тәмле, рәхәт. Эчемдә әллә нинди бер дулкын башлана, бүлмәмдә аннан калган әгъла[35] хуш ис акрын гына дулкынланып, тойгыларымны рәхәтләндерә.
Ләкин беркөн күңелемнең ашкынуын җиңә алмадым.
Сәгать төнге өч иде. Өйдәге һәммә кеше йоклап беткән. Тик мин дә ул гына. Мин үз бүлмәмдә, ул залында; миннән алган бер романны укып утырды.
Гадәтенчә, мичнең душнигын ачу мәсьәләсе белән бүлмәмә керде.
Йа Ходай, фәрештәме керә… яхут бүлмәмә күктән илаһи нур капусымы ачыла… Тезләрем калтырый, аның каршысында сәҗдә кыласым килә…
Ахырдан йөрәкнең ашкынуына чыдый алмадым. Үземне үзем белештермичә, урынымнан торып, аның «Изге кич!» дип матур елмаюына каршы, ихтыярымны югалтып, барып кулын үбә башлаганмын.
Ачык хәтерләмим, аяк астындагы җирнең каядыр авышып, караватка таба ауганыбызны гына беләм. Бөтен дөньяның асты өскә әйләнеп, үземне ут эченә, ихтыярсызлыкка аткан табигый
32
Мәләк – фәрештә.
33
Ниһая – чик.
34
Хадимә – асрау, йомышчы хатын-кыз.
35
Әгъла – тәмле.