«Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән беренче китапта совет һәм төрки әдәбият классигы, Кыргызстан Республикасының халык шагыйре Омор Солтановның төрле елларда язылган шигырьләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә.
Һәр шагыйрьнең үз дөньясы, әлеге дөньяны ул үзенчә күрә, үзенчә ача. Шагыйрә Г. Бәйрәмованың бу китабына тормыш-яшәешкә карата үзенең күзаллавыннан чыгып язылган шигырьләре тупланган. Аларда тормыш турында уйланулар, яшәү яме һәм дөнья гаме.
Шагыйрьнең әлеге китабына соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре тупланды.
Бу китапка күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең (1947–2007) чор-заман, халык-милләт, кеше язмышлары турында фәлсәфи уйлануларга корылган эссесы, шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелде.
Бу җыентыкта татар халкының күренекле шагыйре Кадыйр Cибгатуллинның Җир, галәм, кешелек язмышы, үзе һәм тормыш-яшәеш турындагы уй-тойгылары салынган, төрле елларда иҗат ителеп, төрле елларда басылып чыккан китапларындагы һәм шәхси архивында басылмыйча калган әсәрләре сайлап тупланган.
Әлеге китапка Басыйр Рафиковның соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре туплап бирелде.
Бу китапка Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның милли гамь белән сугарылган шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелде.
Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың бу китабына тормышка, яшәүгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган, яктылык, ихласлык аша чагылыш тапкан лирик-фәлсәфи шигырьләре туплап бирелде.
Сүз дә юк, дөньяда ак фәрештәләр генә яшәми. Моны автор үзе дә яхшы белә, әмма ул, балачагыннан ук дини гаиләдә тәрбияләнеп үскән каләм иясе буларак, һәр кешене ак вә саф итеп күрергә тели. Әлеге китапка шагыйрьнең лирик шигырьләре туплап бирелде, алар ана телебезне, динебезне, сөю-мәхәббәтне олылап яшәргә чакыра.
Софі Оксанен (нар. 1977 року) – відома фінська письменниця і драматургиня, феміністка. Нагороджена багатьма літературними преміями, у т. ч. Літературною премією Шведської академії (2013). Головна героїня роману «Бебі Джейн» приїжджає у столицю, повна амбіцій підкорити це місто. Випадково зустрічає дівчину, яка втягує її в дивні і нездорові стосунки, переносячи свої психічні проблеми на кохану. Події розгортаються стрімко, як у психологічному трилері…