Камиллекнең чиге булмый диләр… Шуңа күрә өйрәнәбез, тырышабыз гыйлем өстибез төрле өлкәдә… Бүгенге көн яңалыклары беләндә танышып барасы килә… Фикерләр, теләкләр, сәләмнәр көтеп калам, китап шигырләр турында.
Үткән гомер аккан сулар кебек, агаларда көннәр агалар…Китапларга сыеп бетә алмас, ул вакытта үткән аралар…Уй фикерләр ага алмый инде, бары тамалар…Әйтелмичә, ишетелмичәдә калалар…
Бу китап алдагы ике китапның дәвамы. Егерменче елда язылган шигырләр тупланган. Шигырләрнең күпчелеге вәгазь стилендә язылган. Бизәү, матурлау кулланылмаган, иң гади форматта эшләнгән. Бу электрон китапны үзләштерүгә ясалган беренче адымнар. Иң беренче максат, булган бар шигырләрне барлап, саклап калу максатында ясарга тырышу булып кала. Караучылар, укучылар фикерен ишетүгә бик шат булыр идем.
Алга барабыз… дәвам итәбез.Икенче томга чираттагы шигырьләрне тупладымукучылар ихтибарына, хаталарыда калырга бик мөмкин… Хәрәкәттә бәрәкәт дияргә кала.
Аллаһны зикер итүнең бихисап фазыйләтләре бар. Шуларның берсен карап үтик.…Аллаһны зикер итеп йөргән кеше бу дөньяда да, Ахирәттә дә олы әҗер-савапларга ирешәчәк.Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам:«Һәр намаздан соң 33 тапкыр „Сүбеханәллаһ“, 33 тапкыр „Әлхәмдүлилләһ“, 33 тапкыр „Аллаһу әкбәр“ дип, 100нче тапкырында „Ләә иләәһә илләллаһ, вәхдәһу ләә шәрикәләһ, ләһүл-мүлкү, вә ләһүл хәмдү, вә һүә галәә күлли шәй иң кадир“ дип әйткән кешенең гөнаһлары диңгез күбеге кадәр булса да ярлыканыр».